15 яшькә кадәрге балаларны ИТ-лагерьга чакыралар
Программада робототехника, компьютер челтәрләре белән идарә итү һәм киберкуркынычсызлык буенча иҗат лабораторияләрендә дәресләр бар.
Төбәкара компетенцияләр үзәге – Казан Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы «Стемлаб/Stemlab» көндезге уку ит-лагере оештыра. Программа 6 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балаларга исәпләнгән. Бу турыда ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Җәйге мәктәп каникуллары чорында барлыгы дүрт смена була. Сменалар 1 июльдән башлана. Программага робототехника, компьютер челтәрләре белән идарә итү һәм киберкуркынычсызлык буенча иҗат лабораторияләрендә дәресләр кертелгән.
Шулай ук укытучылар, тыңлаучыларның яшь категорияләрен исәпкә алып, математика, информатика һәм физика буенча белемнәрдә проблемалар тутырырга ярдәм итәчәк. Моннан тыш, барлык теләүчеләрне «Яшь леди мәктәбе»ндә көтәләр. Биредә кызларны компьютер белеме, фото һәм дизайн нигезләрен өйрәтәчәкләр.
Дәресләр Казан шәһәре, Бари Галиев урамы, 3а йорт адресы буенча узачак. Лагерь турында тулырак мәгълүматны +7 (843)203– 5555 телефоны буенча белергә була.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев