Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

15 аксубайлы ковид госпиталендә

Районда коронавирус йогышы таралу буенча вәзгыять киеренке кала бирә.

Август башыннан белән COVID-19 белән авыруның расланган 8 очрагы теркәлгән инде. 33 вируслы пневмония һәм 90 ОРВИ очраклары. Соңгылары, табиблар билгеләп үткәнчә, пандемия башланганчы сезонлы авырулар булган.

Аксубай район үзәк хастаханәсенең поликлиника мөдире Алина Маланчева мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә 15 аксубайлы стационарда дәвалана. Көн саен район үзәк хастаханәсе боксына, анда температура һәм коронавирус инфекциясе симптомнары булган пациентларны кабул итәләр, 7-8 авыру компьютер томографиясенә җибәрелә.

Роспотребнадзорның баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов халыкны, COVID-19 таралуны бергәләп туктату өчен, гражданлык активлыгы күрсәтергә һәм прививка ясатырга чакыра. Аксубай район үзәк хастаханәсендә җитәрлек күләмдә вакцина бар, прививканы поликлиникада мөрәҗәгать иткән көнне яки авыл фельдшерлык пунктларында куйдырырга була.

 

Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев