Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

1 сентябрьгә Татарстан мәктәпләрен югары тизлекле Интернет белән тәэмин итәчәкләр

Социаль әһәмияткә ия объектларны Челтәргә тоташтыру «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты буенча башкарыла.

1 сентябрьгә Татарстанның барлык мәктәпләре дә ВОЛС технологияләре (җепселле-оптик элемтә) буенча югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта ТР Цифрлаштыру министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин «Бердәм Россия» төбәк сәяси советы президиумының муниципаль берәмлекләрдә илкүләм проектларны һәм комиссияләрне мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча уртак утырышында хәбәр итте.

«Яңа уку елында Татарстанның барлык мәктәпләрендә дә сыйфатлы һәм тотрыклы интернет үткәреләчәк. Мондый хәл Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Әмма иң мөһиме, бу барлык укучыларга да үсеш өчен яңа офыклар ачарга мөмкинлек бирәчәк», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.

Уку елы башына 1045 мәктәп Челтәргә тоташачак, бүген инде 635 учреждение оптика буенча Интернетка тоташтырылган.

Социаль әһәмиятле объектларны 4Gга тоташтыру «Цифрлы икътисад» илкүләм проектының «Мәгълүмати инфраструктура» федераль проекты буенча үткәрелә. Барлыгы 3400дән артык объектны — белем бирү учреждениеләрен, ФАПларны, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Росгвардия объектларын колачлау планлаштырыла.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев