Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

02 хезмәте

Узган атнада Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлегенә 33 хәбәр керде, 3 җинаять эше кузгатылды, 2 юл-транспорт һәлакәте булды, зыян күрүчеләр юк.

Полициягә Савгач авылында  яшәүче бер кешенең законсыз рәвештә корал саклавы турында хәбәр килде. Аның торагын тикшерү барышында верандада металл тартма табылган  һәм анда пыяла савытта дары булган. Корал табылмаган. 

Аксубайлы   район үзәгендә урнашкан үзенең складыннан бер гражданинның ГАЗ 3309 автомашинасының турбинасын һәм  руль колонкасын урлавы турында хәбәр әйтте. 

Районда 59 яшьлек бер кешенең, банк картасы белән хуҗасы катнашыннан башка, мең ярым сумга якын акчасын салдырганнар. Әлеге фактка « Караклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. 

ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Шоссейная урамында  32 яшьлек исерек килеш руль артына утырган машина йөртүче туктатылган. Тикшерү барышында мәгълүматлар базасында әлеге машина йөртүченең  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен хөкем карарының үз көченә кергән булуы, саксызлык аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүе һәм хөкем карарының  срогы тәмамланмаган булуы ачыкланган. 

Югарыда әйтелгән яки әзерләнә торган җинаятьләр турында сезгә нәрсә дә булса билгеле икән, Аксубай эчке эшләр бүлегенә 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев