Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

02 хезмәте

1 сентябрьдән 28 сентябрьгә кадәрге вакыт аралыгында Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә вакыйгалар турында 178 гариза һәм хәбәр кергән, шуның 14е – җинаять кылуга керә, 8 җинаять эше ачылган.

16 юл-транспорт вакыйгасы булган, шуның 3сендә кешеләр зыян күргән, 13 вакыйга матди зыян китергән.

1 сентябрьдән 3 сентябрьгә кадәрге чорда билгесез кешеләр  Иске Тимошкино авыл җирлегенең үләт базыннан тимер рәшәткәләрне урлаганнар. Оператив-тикшерү эшләре алып барыла.

2 сентябрьдән 3 нә каршы төндә билгесез кешеләр шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Хәсән Туфан урамында яшәүче ханымның өенә керәләр һәм аннан акча һәм азык-төлек урлап чыгалар.

25 августтан 1 сентябрьгә кадәрге чорда билгесез зат канунсыз рәвештә аксубайлының гаражаны керә һәм дрель урлап чыга. Каракның шәхесе кайнар эздән ачыкланган, ул үзенең гаебен таныган, аңа карата җинаять эше кузгатылган.

8 сентябрьдән 9 ына каршы төндә Киса авылында  “Stels“ велосипедын урлыйлар. Хуҗалар аны  өй янында калдырган булган. Җинаять эше кузгатылган, тикшерү алып барыла.

18 сентябрь иртәсендә Аксубай кафесының хуҗалык бинасыннан билгесез зат шөрепборгыч урлый. Оператив-тикшерү  чаралары үткәрү барышында һәм Аксубай урамнарында урнаштырылган видеокамералардан караганнан соң, каракның шәхесе ачыклана, ул үз гаебен таныган.

22 сентябрь киченнән алып 23 сентябрь киченә кадәрге чорда (18:00 сәгать тирәсе)  билгесез зат шәһәр тибындагы Аксубай бистәсенең Май заводы урамы буенча урнашкан шәхси йорттан кызыл төстәге “Stels“ велосипедын урлый. Оператив-тикшерү чаралары алып барыла.

Август уртасыннан сентябрь уртасына кадәрге чорда  Толстой урамы буенча урнашкан өйдән радиоаппаратура һәм көнкүреш техникасы урлана. Оператив-тикшерү чаралары алып барыла.

Әгәр сезгә югарыда телгә алынган яки әзерләнгән җинаятьләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, 02; 2-72-06; 2-79-74 телефоннары аша Россия ЭЭМның Аксубай районы буенча бүлегенә хәбәр итүегез сорала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев