01 хезмәте Кырларда һәм ындыр табакларында янгыннарга юл куймаска
Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тупас азыклар әзерләү һәм бөртекле культураларны урып-җыю чорында агросәнәгать комплекслары объектларында тикшерү эшләрен дәвам итә.
Нәкъ менә шушы чорда әлеге тармакта янгыннар саны арта да инде. Шуңа күрә күзәтчелек эшчәнлеген алып баручылар профилактика максатларында кырларга һәм ындыр табакларына чыгалар.
– Тупас азыклар әзерләгәндә һәм бөртеклеләрне урып-җыю эшләрен башкарганда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең янгын куркынычсызлыгының элементар кагыйдәләрен үтәве урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарып чыгуны гарантияли, – дип саный Россия МЧСның ТР буенча Баш идарәсе Аксубай һәм Нурлат районнары буенча МОНД һәм ПР инспекторы, эчке хезмәт капитаны Таһир Шәйхетдинов.
Белгеч сүзләренә караганда, бу таләпләр түбәндәгеләргә кагыла: уракка җәлеп ителүче барлык затлар да, урып-җыю эшләре башланганчы янгынга каршы инструктаж узарга тиеш, ә урып-җыю агрегатларын һәм автомобильләрне беренчел янгын сүндерү чаралары, төзек хәлдәге чаткы сүндергечләр белән җиһазландырырга, алар шулай ук көйләнгән туклану, кабызу һәм майлау системаларына ия булырга тиеш.
Иген кырларында башаклар тулып өлгерер алдыннан, аларның урман массивларына, дала полосаларына, автомобиль һәм тимер юлларга якын булган урыннарында дүрт метрдан да ким булмаган киңлектәге полосалар чаптырылган һәм сөрелгән булырга тиеш. Участоклар арасында сигез метрдан да ким булмаган киңлектә чабылган полосалар ясалырга тиеш. Чабылган иген полосалардан ашыгыч рәвештә чистартыла. Чабылган полосалар уртасы дүрт метрдан да ким булмаган киңлектә сөрелә.
Кырда янгын сүндерү машинасының тулы әзерлектә торуы шарт. Янгын чыккан очракта, әлеге зонаны сөрү өчен урып-җыелачак иген басуында сабан белән трактор тулы әзерлектә торырга тиеш. Камыл, урак калдыкларын яндыру һәм басуларда учак ягу рөхсәт ителми.
Урып-җыю вакытында тәмәке тарту һәм иген басуларында, алар янәшәсендә, салам һәм эскертләр янында ачык ут кулланып эшләр башкару; ындыр табагында эшләп торучы машинаны күзәтүчесез калдыру; капотсыз яисә капоты ачык тракторларда, үзйөрешле шассиларда һәм автомобильләрдә эшләү; машиналарны кыр шартларында һәм төнлә ягулык белән тәэмин итү; янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж узмаган затларны эшкә рөхсәт итү тыела.
Әгәр дә янгын чыга калса – утны кул астында булган ут сүндергечләр, су, туфрак кулланып сүндерергә кирәк. Утның таралу тизлеген һәм җил юнәлешен исәпкә алып, яну зонасын экстрен тәртиптә сөрергә, сөрелә торган полоса буенча кешеләрне янып китү учагын сүндерү өчен бастырырга, машина һәм агрегатларны сүндерергә һәм аларны иген кырыннан чыгару чарасын күрергә кирәк.
Фото: Аксубай һәм Нурлат муниципаль районнары буенча МОНД һәм ПР архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев