Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Уен аша ришвәтчелек турында

Район мәктәпләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ачык дәресләр уздырылды. Мәктәпләрдә үткәрелгән чараларга өлкән прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов, ришвәтчелеккә каршы торуда район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм район гәзите мөхәррире урынбасары Людмила Жаренова килде. Аксубайның 2 нче мәктәбендә 9 сыйныф укучылары белән "Ришвәтчелекне җинеп буламы?" дигән темага дебатлар үткәрелде....

Район мәктәпләрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган ачык дәресләр уздырылды.

Мәктәпләрдә үткәрелгән чараларга өлкән прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов, ришвәтчелеккә каршы торуда район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм район гәзите мөхәррире урынбасары Людмила Жаренова килде.

Аксубайның 2 нче мәктәбендә 9 сыйныф укучылары белән "Ришвәтчелекне җинеп буламы?" дигән темага дебатлар үткәрелде. Анда берәүләр коррупцияне җиңәргә була, ләкин аңа каршы көрәштә нинди чаралар күрергә кирәклеге, ә икенчеләре җиңеп булмый, дигән фикерләрен җиткерделәр. Капма-каршы фикер белдергән командаларның бәхәсе кызганнан-кыза барды. Екатерина Купорова, Диләрә Сорурова, Ангелина Атряскина һәм Никита Убейкин үз дигәннәрендә нык тордылар, алар арасындагы бәхәс телетапшыру дебатларыннан бер дә ким түгел иде. Моны составына чакырылган кунаклар, җәмгыять белеме укытучысы Геннадий Горбунов һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Мясникова кергән "экспертлар" төркеме дә билгеләп үтте.

Аксубай лицеенда моңа охшаш чара 8 сыйныф укучылары белән үткәрелде - балалар ике командага бүленделәр, сорауларга җавап бирделәр, ришвәтчелекнең нәрсәне үз эченә алуы һәм аңа каршы тору өчен нинди чаралар кулланырга кирәклеге хакында сөйләделәр.

Өлкән прокурор ярдәмчесе ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары турында җиткереп, намуслы, гадел булырга чакырды. Район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова, кайчакта тормышта явызлыкның яхшылыкны җиңүен күреп, үзеңнең ярдәм күрсәтә алмавыңны тоясың, әмма берни дә эшли алмыйсың, дип билгеләп үтте. Ничек яшәргә? Нинди кыйммәтләргә өстенлек бирергә? Һәр кеше үз карарын чыгарырга хокуклы. Әмма моны эшләгәнчегә кадәр, ришвәтчелек гамәлләренең нинди нәтиҗәләргә китерүе хакында уйлану мөһим. Людмила Жаренова укучыларның үз фикерләрен әйтүдән курыкмауларына, сүзләрендә нык торуларына басым ясады һәм балаларга тиздән район гәзите сайтында ачылачак "Мәктәп укучылары иҗаты" сәхифәсе аша элемтәдә торуларын үтенде.

Барлык катнашучыларга да ришвәтчелеккә каршы тема символикасы белән блокнотлар, ручкалар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев