Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Ришвәтчелеккә каршы

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча координацион эшләр комиссиясенең чираттагы утырышында контроль-хисап палатасының 2017 елның 1 кварталында бюджет акчаларын куллануны контрольләү һәм ришвәтчелеккә бәйле канун бозуларга юл куймау буенча эшчәнлеген оештыру турында сөйләштеләр. Утырыш эшен район башлыгы - комиссия рәисе Камил Гилманов алып барды. Көн кадагына муниципаль милектән һәм җир участокларыннан файдалануда...

Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча координацион эшләр комиссиясенең чираттагы утырышында контроль-хисап палатасының 2017 елның 1 кварталында бюджет акчаларын куллануны контрольләү һәм ришвәтчелеккә бәйле канун бозуларга юл куймау буенча эшчәнлеген оештыру турында сөйләштеләр.

Утырыш эшен район башлыгы - комиссия рәисе Камил Гилманов алып барды. Көн кадагына муниципаль милектән һәм җир участокларыннан файдалануда ришвәтчелек очракларын булдырмау максатларында кулланылган чаралар турындагы мәсьәлә кертелде. Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова 2016 ел өчен ришвәтчелеккә каршы мониторинг нәтиҗәләре белән таныштырды. Башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов карьерларның канунсыз эшләвен ачыклау һәм моңа киртә кую өчен канунда каралган чараларны куллану эше турында бәян итте. Комиссия Аксубай үзәк хастаханәсе баш табибе Ратмир Мостафаевның сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелек күренешләрен киметүгә бәйле нинди чаралар кулланылуы турындагы чыгышын тыңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев