Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Ришвәтчелек турында хәбәр ит

Ришвәтчелек фактлары буенча куелган хәбәрдарлык тартмалары район халкыннан мөрәҗәгатьләр көтә. Ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе искәртә: Аксубай муниципаль районында ришвәтчелек гамәлләрен ачыклау максатларында, "Граҗданнарның ришвәтчелек мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре өчен" шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясендә махсуслаштырылган дүрт тартма куелган. "Хәбәрдарлык тартмалары" Совет, Башкарма комитет, район хастаханәсе һәм шәһәр тибындагы Аксубай...

Ришвәтчелек фактлары буенча куелган хәбәрдарлык тартмалары район халкыннан мөрәҗәгатьләр көтә.

Ришвәтчелеккә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе искәртә: Аксубай муниципаль районында ришвәтчелек гамәлләрен ачыклау максатларында, "Граҗданнарның ришвәтчелек мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләре өчен" шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе территориясендә махсуслаштырылган дүрт тартма куелган. "Хәбәрдарлык тартмалары" Совет, Башкарма комитет, район хастаханәсе һәм шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Башкарма комитеты биналарында урнаштырылган. Шулай ук тартмаларда күрсәтелгән телефоннар буенча да хәбәр итеп була.

Канунның ришвәтчелеккә каршы нормаларын бозу очраклары белән очрашкан һәркем, мөрәҗәгать язып, аны гади хат кебек, хәбәрдарлык тартмасына сала ала. Барлык язма мөрәҗәгатьләр дә канун нигезендә комиссия утырышында каралачак һәм адресатына җиткереләчәк, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев