Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Мәдәният хезмәткәрләре ришвәтчелек турында

Район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән ришвәтчелеккә каршы темага киңәшмә үткәрделәр. Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова көнкүрештәге ришвәтчелек, коррупциягә каршы Федераль канун нормалары, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәве һәм этика Кодексы турында сөйләде. Коррупциягә каршы юнәлештәге чараларны бигрәк тә яшьләр арасында үткәрү кирәклегенә басым ясады,...

Район Мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре белән ришвәтчелеккә каршы темага киңәшмә үткәрделәр.

Коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова көнкүрештәге ришвәтчелек, коррупциягә каршы Федераль канун нормалары, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәве һәм этика Кодексы турында сөйләде. Коррупциягә каршы юнәлештәге чараларны бигрәк тә яшьләр арасында үткәрү кирәклегенә басым ясады, чөнки "яшьләр мәйданында" мондый эш алып бару коррупция гамәлләренә тискәре мөнәсәбәт формалаштыруның бер ысулы.

Мәдәният хезмәткәрләре арасында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча аноним анкеталаштыру уздырылды. Аның нәтиҗәләре гомумиләштерелеп, Аксубай муниципаль районы рәсми сайтының "Коррупциягә каршы" бүлекчәсендә урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев