Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Күрергә, тыңларга, сөйләргә өйрәнделәр

Район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары "Күрәм, ишетәм, сөйлим!" республика проектында катнаштылар. Проект яшьләр күңелендә ришвәтчелекне күрә алмау хисе уятуга юнәлдерелде. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, "Күрәм, ишетәм, сөйлим!" проекты җитәкчесе Юлия Зөбәйдуллина, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм прокурор ярдәмчесе Ленар...

Район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары "Күрәм, ишетәм, сөйлим!" республика проектында катнаштылар.


Проект яшьләр күңелендә ришвәтчелекне күрә алмау хисе уятуга юнәлдерелде. Чарада Татарстан Республикасы яшьләр оешмасы Советы рәисе урынбасары Руфия Мөхәммәдиева, "Күрәм, ишетәм, сөйлим!" проекты җитәкчесе Юлия Зөбәйдуллина, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов катнашты.

Өлкән сыйныф укучылары бу өлкәдә хәбәрдар булуларын күрсәттеләр. Алар ришвәтчелеккә каршы көрәш темасына бәйле сувенирлар алдылар, идарә итү көрәше буенча тренинг үткәрделәр. Беренче идарә итү ярышында Оля һәм Лия очрашты. Аларга хокук саклау органы хезмәткәре ришвәт алучы, аңа ришвәт бирүче һәм алар арасындагы арадашчы булган хәлне күзаллау йөкләнде. Уенда катнашучыларның үз позицияләрен яклап, максатка ирешергә тырышуларын күзәтүе кызык иде. Боларның барысын да кыска вакыт эчендә хәл итү кирәк булды. Уенда катншучыларга ярдәмгә секундантлар билгеләнде.

Уеннан соң төркемнәргә бүленгән хөкемдарлар катнашучылар өчен тавыш бирделәр. "Эшкә урнашырга теләүчеләр" төркемендәгеләр кемгә эшкә урнашырга теләүләрен белдерделәр һәм үз карарларын исбатладылар. "Сөйләшүләргә җибәрүчеләр" уенчыларның үз фикерләрен яклый алу сәләтенә бәя бирделәр. "Милекләрен ышандыручылар"ны капиталны теге яки бу уенчыга ышандырганда, нәрсә буласы борчыды.

- Уенчы җиңүгә ирешсә-ирешмәсә дә, уен нәтиҗәсендә яхшы тәҗрибә ала, - диде Руфия Мөхәммәдиева. - Шуны әйтеп үтәргә кирәк, тренингта катнашкан һәркем тәҗрибә ала. Хөкемдарларга үз фикерләрен белдерергә, кайсының карары өметлерәк, сөйләшүләр алымының ни өчен уңышлырак булуын аңлатып бирү йөкләнде. Тамашачылар, үзләрен уенчылар урынына куеп карап, шундый хәлдә нәрсә эшләргә кирәклеге турында уй-фикерләрен җиткерделәр.

Балаларга тренинг ошады. Ә иң мөһиме - алар ришвәтчелек гамәлләренең җәмгыятькә нинди зыян салуын аңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев