Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Коррупциягә юл куймаска

Коррупциягә каршы көрәш буенча координацион совет комиссиясенең чираттагы утырышы прокурор урынбасары Лариса Горожанкина катнашында район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә үтте. Комиссия җирле үзидарә органнарында хокуки-норматив актларның коррупцион экспертизасы ничек үткәрелүен, торак коммуналь хуҗалыкларга халыктан капиталь һәм агымдагы ремонтка җыелган түләүләрнең һәм бюджет акчасының ни дәрәҗәдә рациональ кулланылышын тикшерде. Утырышта хуҗасыз...

Коррупциягә каршы көрәш буенча координацион совет комиссиясенең чираттагы утырышы прокурор урынбасары Лариса Горожанкина катнашында район башлыгы Камил Гилманов рәислегендә үтте.

Комиссия җирле үзидарә органнарында хокуки-норматив актларның коррупцион экспертизасы ничек үткәрелүен, торак коммуналь хуҗалыкларга халыктан капиталь һәм агымдагы ремонтка җыелган түләүләрнең һәм бюджет акчасының ни дәрәҗәдә рациональ кулланылышын тикшерде.

Утырышта хуҗасыз биналарны ачыклауга күчемсез милек объектларын инвентаризацияләү, урман һәм сулыкларга кагылышлы кануннар үтәлеше мәсьәләләре дә күтәрелде, "Халык инвентаризациясе" акциясенә йомгак ясалды. Көн тәртибенә шулай ук сәламәтлек саклау тармагында коррупцион гамәлләргә юл куймау, коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибенә һәм мәнфәгатьләр конфликтларын җайга салу таләпләрен үтәү буенча эшчәнлек мәсьәләләре дә кертелде. Гражданнар белән үзара эш иткәндә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр тәкъдим итүдә административ регламентлар үтәлеше турындагы мәсьәлә көн тәртибенә кертелгән соңгы мәсьәлә булды.

Район башлыгы Камил Гилманов, утырышка йомгак ясап, структураларда һәм ведомстволарда коррупция гамәлләренә юл куймауга бәйле эшне көчәйтергә һәм гамәлдәге кануннар нигезендә бергәләп эшләргә, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев