Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Коррупциягә каршы уен

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә Аксубай китапханәсенең уку залында "Коррупциягә- юк!" интеллектуаль уен үткәрелде. Аксубай лицееның һәм 2 нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары коррупция турындагы белемнәрен сынап карадылар. Кунаклар - ришвәтчелеккә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм прокурор ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Лариса Горожанкина катнашты. - Шуны...

Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көнендә Аксубай китапханәсенең уку залында "Коррупциягә- юк!" интеллектуаль уен үткәрелде.

Аксубай лицееның һәм 2 нче мәктәпнең сигезенче сыйныф укучылары коррупция турындагы белемнәрен сынап карадылар. Кунаклар - ришвәтчелеккә каршы тору буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова һәм прокурор ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Лариса Горожанкина катнашты.

- Шуны истә тотарга кирәк: коррупциягә каршы тору - ул безнең һәрберебезнең, барлык җәмәгатьчелекнең мөһим эше, - дигән сүзләр белән интеллектуаль турнирны ачып җибәрде китапханәнең уку залы мөдире Фәһимә Гатина.

Уен барышында балалар коррупция проблемаларына бәйле биремнәрне үтәделәр һәм шулай ук ришвәтчелекнең җәмгыятькә китергән зыяны, аңа каршы тору мөмкинлекләре хакында сөйләделәр.

Мәктәп укучыларының катлаулы сорауларга да җавап табулары шаккатыргыч. Мисалга, ни өчен Израиль автоинспекторлары ришвәтне ике кул белән бирергә кирәк дип әйтәләр? Баксаң, кул богавын җиңелрәк ычкындырыр өчен икән. Яки: ялган акча ясаучылар Россиядә күбрәк нинди агачтан мөһер ясаганнар? Ялган мөһерләр юкә (липа) агачыннан ясалган. Ялган - фальш әйтеме дә шуннан килеп чыккан. Укучылар бөтен буталчыклы сорауларга да дөрес фикер йөртеп җаваплар таптылар. Ребуслар чиштеләр, хокук бозуга кагылышлы сүзләрнең билгеләнешен аңлаттылар.

Аксубай лицее командасы уенга нык әзерлекле булып чыкты. Аларга тематик магнитлар бирелде. 2 нче мәктәп укучылары да бүләкләр алдылар. Тулаем алганда, Эльмира Крайнова билгеләп үткәнчә, җиңелүчеләр юк. Чөнки яшьләр коррупциягә кагылышлы актив гражданлык позициясе күрсәтүчеләр булып торалар. "Бу уеннан соң сезнең һәркайсыгыз әлеге җинаяти гамәлгә карата үзенең тормыш позициясен дөрес формалаштыра ала", - диде Эльмира Җәүдәт кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев