Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Коррупциягә каршы көрәшне үзеңнән башларга

Коррупция - ул явызлык. Аңа ничек аяк чалырга торырга һәм коррупциягә каршы көрәш максатларында районда нинди чаралар кулланыла - без Аксубай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова белән шул хакта әңгәмә корабыз. - Эльмира Җәүдәтовна, районда үткәрелгән коррупциягә каршы көрәш эшләренә сез нинди бәя бирәсез?...

Коррупция - ул явызлык. Аңа ничек аяк чалырга торырга һәм коррупциягә каршы көрәш максатларында районда нинди чаралар кулланыла - без Аксубай муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова белән шул хакта әңгәмә корабыз.

- Эльмира Җәүдәтовна, районда үткәрелгән коррупциягә каршы көрәш эшләренә сез нинди бәя бирәсез?

- Үз эшеңә бәя бирү бик үк дөрес булмас иде, республикада барлык тармакларда да, шул исәптән муниципаль районнар буенча да коррупциягә каршы эшчәнлеккә бәйле нәтиҗәлелек мониторингы үткәрелә. Тулаем коррупциягә каршы үткәрелгән эшне үз эченә алган 2016 ел нәтиҗәләре буенча без яхшы позициядә.

- Комиссия эше нәрсәне үз эченә ала?

- Хокук саклау органнарыннан аермалы буларак, безнең тикшерү эшләре үткәрү, коррупционерларның кулларыннан тотып аларга административ җәза бирү вәкаләтебез юк. Болар белән прокуратура һәм башка хокук саклау органнары шөгыльләнә. Ә без үз чиратыбызда профилактик эшләр, кисәтү чаралары белән шөгыльләнәбез. Профилактик эш тә шулай ук күпкырлы. Комиссия утырышлары үткәрәбез, анда урындагы затларның барлык юнәлешләр, мисалга җир участоклары бүлеп бирү, бюджет акчаларыннан файдалану, белем бирү учреждениеләрендә тукландыруны оештыру (мәктәпләрдә, балалар бакчаларында), барлык төр программалар буенча да торак алуга исәпкә кую һәм бирү барышына бәйле хокук бозуларга юл куймау һәм кисәтүләр буенча оештырылган эшләр хакындагы чыгышлары тыңлана. Муниципаль хезмәткәрләр белән әңгәмәләр үткәрәбез, коррупциягә каршы көрәш турындагы кануннар белән таныштырабыз, норматив-хокуки актлар кабул итәбез, коррупциягә каршы көрәшкә кагылышлы кануннар буенча тестлаштырулар үткәрәбез. Мәнфәгатьләр арасындагы аңлашылмаучанлыклар, муниципаль хезмәткәрләрнең бурычлары, тыелу һәм чикләүләрне үтәү, керемнәр һәм чыгымнар турындагы мәгълүматларны тәкъдим итүнең нәрсәне үз эченә алуын хезмәткәрләр игътибарына җиткерәбез.

Халык арасында коррупция гамәлләрен ачыклау буенча анкеталаштыру үткәрәбез. Бүген район халкының коррупция торышына бәя бирүе барысыннан да мөһимрәктер минемчә.

- Канун нигезендә барлык хезмәткәрләр дә керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүматлар тәкъдим итәргә тиеш, аларны барысы да үтиме соң?

- Әйе, барысы да тәкъдим итте. Белгәнегезчә, мәгълүматлар aksubayevo.tatarstan.ru рәсми сайтында "Коррупциягә каршы" бүлекчәсендә ачык тәртиптә урнаштырылган.

- Коррупцияне тамырдан юк итү өчен җәмәгатьчелекне, беренче чиратта, үсеп килүче буынны тәрбияләргә кирәк, диләр...

- Коррупциягә каршы көрәш буенча эшчәнлек мәктәптән башланырга тиеш. Без укучыларда коррупциягә каршы фикер, аңа карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру максатларында төрле чаралар оештырабыз. Чаралар уен, әңгәмә кору алымында үтә, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйлибез.

- Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендәге барлык кануннарны да гражданнар белмәскә мөмкин, шулай да гади кешегә ничек итеп коррупция гамәлләре корбаны булмаска соң?

- Коррупция өлкәсендә барлык кануннарны да белү кирәк тә түгел, теләсә кайсы урындагы зат яки гади гражданин ришвәт алырга яки бирергә , хезмәт урыныннан үз мәнфәгатьләрең өчен файдаланырга, дәүләткә зыян салырга ярамаганлыгын яхшы белә.

- Әңгәмәбез соңында тагын бер сорауны бирәсем килә: без коррупцияне кайчан тулысынча җиңәрбез икән?

- Тулысынча җиңү мөмкин булмастыр, мөгаен. Моның өчен кешелек дөньясын яңа баштан үзгәртергә кирәк. Минемчә, коррупцияне дәүләткә алга таба үсәргә мөмкинлек бирерлек, ә гражданнарның ришвәтсез яхшы тормышта яшәвен тәэмин итәрлек дәрәҗәгә кадәр минимальләштерүгә омтылырга кирәк. Шулай ук әхлаклылык сыйфатларын һәм әдәплелек кыйммәтләрен кире кайтарырга. Бу күркәм чорны бераз гына булса да якынайту өчен, һәркем иң башта үзеннән башласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев