Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәбәрдарлык тартмалары

    Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча координацион эшләр комиссиясе тагын бер кат искәртә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Аксубай муниципаль районы территориясендә ришвәтчелек күренешләрен бетерү максатларында гражданнар өчен кулай урыннарда "Ришвәтчелек мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр өчен" махсус тартмалар урнаштырылган. Алар Совет, Башкарма комитет, район хастаханәсе һәм бистә башкарма комитеты биналарында куелган. Шулай ук тартмаларда...

    Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча координацион эшләр комиссиясе тагын бер кат искәртә, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсендә Аксубай муниципаль районы территориясендә ришвәтчелек күренешләрен бетерү максатларында гражданнар өчен кулай урыннарда "Ришвәтчелек мәсьәләләре буенча мөрәҗәгатьләр өчен" махсус тартмалар урнаштырылган.

    Алар Совет, Башкарма комитет, район хастаханәсе һәм бистә башкарма комитеты биналарында куелган. Шулай ук тартмаларда күрсәтелгән телефоннар буенча да шалтыратып хәбәр итеп була. Кануннарның ришвәтчелеккә каршы нормаларын бозу очраклары белән очрашкан һәр кеше мөрәҗәгать язып, аны тартмага сала ала. Бөтен мөрәҗәгатьләр дә канун нигезендә комиссия утырышында каралачак һәм адресатларына җибәреләчәк, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары аша да.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: