Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Яшьләр ришвәтчелеккә каршы

Дүшәмбе көнне Яшьләр үзәгендә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган Түгәрәк өстәл оештырылды. прокурор урынбасары Лариса Горожанкина чарада башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марс Дәүләтшин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге начальник урынбасары Гөлнур Идиятова, полиция начальнигы урынбасары Илгиз Алмакаев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, район үзәге мәктәп укучылары катнашты....

Дүшәмбе көнне Яшьләр үзәгендә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган Түгәрәк өстәл оештырылды.


прокурор урынбасары Лариса Горожанкина чарада башкарма комитет аппараты җитәкчесе Марс Дәүләтшин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, мәгариф бүлеге начальник урынбасары Гөлнур Идиятова, полиция начальнигы урынбасары Илгиз Алмакаев, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, район үзәге мәктәп укучылары катнашты. Аксубай районы башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы комиссия һәм аның җитәкчесе Эльмира Крайнова түгәрәк өстәлне оештыручылар булдылар.
Ул «Нәрсә ул ришвәтчелек?» темасы буенча беренчеләрдән булып чыгыш ясап, ришвәтчелеккә каршы юнәлдерелгән законнар һәм программалар белән таныштырды.
Лариса Горожанкина безнең районга кагылышлы прокурор күзәтүе анализын тәкъдим итте. 2012 елның 11 аенда ришвәтчелеккә каршы чара күрү турындагы закон үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашыру барышында район прокуратурасы тарафыннан 114 закон бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән «муниципаль хезмәтләр турында»-10, «ришвәтчелеккә каршы чаралар күрү турында» 35 очрак. Прокуратура өч затка карата ришвәтчелек юнәлешендәге җинаять эше буенча гаепләмәне хуплаган. Алар җинаять җаваплылыгына җәлеп ителгән. Прокурор урынбасары ришвәтчелеккә каршы көрәштә җәза бирү йогынтысы гына җитми, аны кисәтү һәм профилактикалау өстенлекле юнәлеш булып тора, дип саный.
Гөлнур Идиятова районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә ришвәтчелеккә каршы тәрбия чаралары үткәрү турында сөйләде.
Мәктәпнең ришвәтчелеккә карата сәясәтен аңлатучы класс сәгатьләре, ата-аналар җыелышлары, «Ришвәтчелеккә «юк!» дибез» иншалар конкурслары һ.б. үтә.
Илгиз Алмакаев җыелучылар игътибарына полициядә ришвәтчелеккә каршы күрелгән чаралар турында җиткерде һәм чыгышын «Һәрберегезнең нинди позиция сайлавы, киләчәктә сезнең язмышыгызда чагылачак» дигән сүзләр белән тәмамлады.
Укучылар аларга сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Әйтергә кирәк, иң яхшы сорау бирүче призын Юлия Уткина алды. Аның соравы болайрак иде, «Барысы да түрәләрне ачуланалар, ришвәтчелектә гаеплиләр, ә үзләре үз бурычларын хәл итү өчен акча бирү җаен табалар. Табибларга, укытучыларга, тәрбиячеләргә конфет, вино, шоколад бирәләр... Бәлки барысын да үзебездән башларгадыр? Әллә без шуңа күнеккәнме...»
Чараның иҗади өлеше җыелучыларның күңелен күтәрде. Аксубай лицее «Ришвәтчелеккә яшьләр күзлегеннән» темасына 100 укучыны колачлаган сораштыру үткәрде һәм анкеталаштыру нәтиҗәләрен экранда тәкъдим итте.
3 нче мәктәп укучылары-сценарий, 2 нче мәктәп укучылары видеотасма хәзер-ләгәннәр. Аннан соң бүләкләү тантанасы үтте. Рәсемнәр конкурсында Лена Александровага (АЛ), Алинә Фәизовага (3 нче мәктәп) өченче урыннар бирелде. Надежда Убейкина (2 нче мәктәп), Анна Крайнова (3 нче мәктәп), Рәнис Сибгатуллин икенче урыннарны алдылар. Тимур Дәүләтшин һәм Ксения Иванова (3 нче мәктәп), Маша Леонтьева (АЛ) конкурс җиңүчеләре булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев