Яшьләр – ришвәтчелеккә каршы
Әнә шундый акцияне ФОРПОСТ берләшмәсе активистлары үткәрде һәм ул Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланды. Алар хакимият һәм күзәтчелек органы вәкилләренә РФ ҖК маддәләре бәян ителгән "Ришвәт бирмим", "Ришвәт алмыйм" дигән листовкалар, "Чиста куллар - чиста намус" дигән язулар белән символик сабын тараттылар. Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең әһәмияте, хәбәрдарлык тартмаларының кайда...
Әнә шундый акцияне ФОРПОСТ берләшмәсе активистлары үткәрде һәм ул Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланды.
Алар хакимият һәм күзәтчелек органы вәкилләренә РФ ҖК маддәләре бәян ителгән "Ришвәт бирмим", "Ришвәт алмыйм" дигән листовкалар, "Чиста куллар - чиста намус" дигән язулар белән символик сабын тараттылар. Ришвәтчелеккә каршы көрәшнең әһәмияте, хәбәрдарлык тартмаларының кайда урнашуы хакында сөйләделәр, МВДның ТР буенча бердәм аноним телефон номерын хәбәр иттеләр - 8 (843) 291-20-02.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев