Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Вазыйфага бәйсез рәвештә, җаваплылыкка

Прокурор күзәтүе практикасы анализы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасында ришвәтчелек пәйда булуга каршы көрәш проблемаларының үткенлеге һәм актуальлеге турында белдерә. Шуның белән бергә риш-вәтчелекне китереп чыгарган реаль куркынычлылык дәүләт һәм хокук саклау органнары шартларында һәрвакытта да бердәй түгел. Прокурор эшчәнлегендәге әлеге юнәлешнең актуальлеген һәм социаль билгеләнешен исәпкә алып ТР Аксубай...

Прокурор күзәтүе практикасы анализы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр системасында ришвәтчелек пәйда булуга каршы көрәш проблемаларының үткенлеге һәм актуальлеге турында белдерә.


Шуның белән бергә риш-вәтчелекне китереп чыгарган реаль куркынычлылык дәүләт һәм хокук саклау органнары шартларында һәрвакытта да бердәй түгел.
Прокурор эшчәнлегендәге әлеге юнәлешнең актуальлеген һәм социаль билгеләнешен исәпкә алып ТР Аксубай районы прокуратурасы тарафыннан ришвәтчелеккә каршы чаралар турындагы законның үтәлешен күзәтү даими гамәлгә ашырыла.
2012 елның унбер аенда ришвәтчелеккә каршы чаралар турындагы законның үтәлешен күзәтүне гамәлгә ашыру барышында район прокуратурасы закон бозган 114 кешене ачыклауга иреште, шул исәптән муниципаль хезмәт турында-10, ришвәтчелеккә каршы чаралар күрүне бозу турындагы 35 очрак.
Шулай итеп, 2012 елның мартында район прокуратурасы ТР Аксубай муниципаль районы авыл җирлекләре башкарма комитетлары тарафыннан муниципаль хезмәткәрләрнең персональ мәгълүматларын җыю, алардан файдалану һәм саклау турындагы таләпләрнең башкарылуын үз эченә алган закон үтәлешен тикшерде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча сигез авыл җирлеге башлыгы, бер башкарма комитет җитәкчесе урынбасары закон тәртибендә каралган гражданнар турындагы мәгъ-лүматларны (шәхси мәгъ-лүматлар) җыю, саклау, алардан файдалану тәртибен бозуны үз эченә алган РФ Кодексының 13.11 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылдылар. Аларга карата штраф түләттерү сыйфатында җәза бирелде.
Ришвәтчелек очраклары пәйда булуга каршы көрәшне һәм күзәтүгә алынган территориядә закон дәрәҗәсен күтәрүне көчәйтү максатларында район прокуратурасы координацион киңәшмә үткәрде. Анда район хокук саклау органнарының ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау буенча үзара хезмәттәшлек мәсь-әләләре тикшерелде.
2012 елда район прокуратурасы тарафыннан 3 затка карата ришвәтчелек юнәлешендәге ике җинаять эше буенча гаепләү карары ТР Аксубай район судында каралды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча гаепле дип табылган кешеләр РФ ҖКның 160 маддәсе 3 өлешендә каралган- үзенең хезмәт урыныннан файдаланып чит кеше мөлкәтен кулга төшерү буенча җинаять җаваплылыгына тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев