Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Укучылар белән квест

Яшьләр үзәгендә өлкән сыйныф укучылары белән "Ришвәтчелеккә - ЮК, дип әйт!" коррупциягә каршы квест үткәрелде. Квестта район үзәгенең өч мәктәбеннән, Иске Ильдеряк һәм Кәкре Күл мәктәпләреннән биш команда катнашты. Жюри составына район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов, мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина, балалар...

Яшьләр үзәгендә өлкән сыйныф укучылары белән "Ришвәтчелеккә - ЮК, дип әйт!" коррупциягә каршы квест үткәрелде.


Квестта район үзәгенең өч мәктәбеннән, Иске Ильдеряк һәм Кәкре Күл мәктәпләреннән биш команда катнашты. Жюри составына район башлыгының ришвәтчелеккә каршы мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Эльмира Крайнова, прокурор ярдәмчесе Ленар Яфизов, мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина, балалар хәрәкәте кураторы Екатерина Васюткина керде.

Эльмира Крайнова балаларга уен кагыйдәсен аңлатты. Һәр станциядә командалар билгеле биремнәрне үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, мозаика җыйдылар, ребус чиштеләр һәм моның өчен баллар алдылар. Моңардан тыш, балалар "Объективта ришвәтчелек" (реклама), "Синең образың" (скетч), "Дүртюллык" дип аталган иҗади этапка да әзерләнгәннәр иде.

Кәкре Күл мәктәбе командасы квест җиңүчесе булды. Икенче урында - Аксубай лицее, өченчедә - 2 нче санлы Аксубай мәктәбе. 3 нче санлы Аксубай урта мәктәбе һәм Иске Ильдеряк командалары бәйге лауреатлары дип табылды. Аларның барысы да район башлыгының Мактау грамоталарын һәм бүләкләр алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев