Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Көн темасында – коррупция

ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы Комиссия үз эшен кулларын җәеп тормышның бөтен өлкәннәрен үзенә эләктереп алырга теләүче коррупция турында сөйләүче видеосюжеттан башланды. -Коррупция турында сүз чыккач, күптән түгел генә без моны ришвәт алу фактларына кайтарып калдыра идек, ә бүген әлеге гамәл безнең күзаллау чикләрен үтеп чыкты, - дип ассызыклады, комиссия...

ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы Комиссия үз эшен кулларын җәеп тормышның бөтен өлкәннәрен үзенә эләктереп алырга теләүче коррупция турында сөйләүче видеосюжеттан башланды.


-Коррупция турында сүз чыккач, күптән түгел генә без моны ришвәт алу фактларына кайтарып калдыра идек, ә бүген әлеге гамәл безнең күзаллау чикләрен үтеп чыкты, - дип ассызыклады, комиссия утырышын ачып ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. - Бер карасаң әлеге җинаятьләр нигезендә нәкъ менә шул факт ята.
-Контрольгә алучы һәм күзәтүче органнарның күрсәтмәләренә игътибар бирмәгән урындагы затларның җавапсызлыгы аркасында теплоходлар бата, һавада очып барган самолетлар шартлый, төзелеш мәйданнарында кешеләр һәлак була, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Республика башлыгы. Үз чыгышында ул коррупция юнәлешендәге җинаятьләр турында конкрет мәгълүматларны атады. - Әгәр без алга таба да прогресс юлы белән атларга телибез икән, әлеге фактларга күз йомарга тиеш түгелбез, - дип белдерде Президент.
Коррупциягә каршы эшчәнлек мәсьәләләре буенча идарә начальнигы Марс Бәдретдинов чыгышыннан, еш кына муниципаль органнарның урындагы затларның да бюджет средстволарыннан файдаланудан баш тартмаулары ачык күренде. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бу гадәттә муниципаль контрактларны үтәгәндә килеп чыга. Шуның өстенә Марс Бәдретдинов конкрет фактлар китереп, конкрет затларны атап үтте.
Президент мондый чиновниклар өчен үзенә оят булуын яшермәде. - Сез - хакимиятнең йөзе, һәм сезнең һәр ялгышыгыз безнең өчен минус, - диде ул. -Әмма, законны урап үтү юлларын табу заманы үтә һәм бүген компьютер технологияләренә нигезләнеп, власть эшчәнлеге ачыклана бара. Алга таба без коррупцион гамәлләргә юл куйган чиновникларның исемнәрен бөтен халык алдында атаячакбыз.
Республика прокуроры Кафил Әмиров үз чыгышында контроль-күзәтү органнары күрсәтмәләренең үтәлмәү фактларын китерде. 37 очракта күрсәтмәләр бөтенләй "югалган" дип билгеләп үтте ул, ә бу коррупциягә нигез бар дигән сүз. Мондый мәгълүматлардан сагаеп калган Президент административ йогынты ясау актлары Реестрын төзергә тәкъдим ясады, ә бу контроль-күзәтү органнары күрсәтмәләренә йогынты күзәтү һәм тиешле нәтиҗәләр ясау мөмкинлеге бирә.
Сәламәтлек саклау органнарындагы ришвәтчелеккә кагылып, Рөстәм Миңнеханов: -Безнең хастаханәләр һәм клиникалар беркайчан да бүгенге кебек җиһазланмады. Әмма хезмәткәрләрнең күңел җылысыннан башка заманча җиһазланган кабул итү бүлмәсе яки палата гына авыруларның хәлен җиңеләтә алмый. Табиблар авыруларга яхшылык күрсәткән сыман гына кыланмасыннар иде. Алар дәүләт хезмәтендә һәм үз урыннарын белергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев