Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

“Чиста куллар“ өчен – Кремльгә

Казан Кремленең төп залында бүләк алу бәхете республика бәйгеләрендә җиңүчеләрнең барысына да эләкми. Ә Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Роман Князьков һәм аның укытучысы Татьяна Крайновага бәхет елмайды. 7 декабрьдә алар бүләкләү өчен Казан Кремленең мәртәбәле кунаклар кабул итү залына чакырылдылар. Роман коррупциягә каршы юнәлештәге...

Казан Кремленең төп залында бүләк алу бәхете республика бәйгеләрендә җиңүчеләрнең барысына да эләкми.


Ә Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Роман Князьков һәм аның укытучысы Татьяна Крайновага бәхет елмайды. 7 декабрьдә алар бүләкләү өчен Казан Кремленең мәртәбәле кунаклар кабул итү залына чакырылдылар. Роман коррупциягә каршы юнәлештәге "Илемнең киләчәге - минем кулларда" дип аталган республика иҗат бәйгесендә "Чиста куллар" номинациясендә җиңде. Бирегә Татарстанның барлык почмакларыннан актив гражданлык позициясе тотучы балалар җыелды. Президиум өстәле артында барлык төп дәүләт структуралары вәкилләре урын алды. Залдагы тантаналы мохит, чыгыш ясаучыларның хәер-файтыйхасы, талантлы балаларның сәнгать номерлары, искиткеч матур зал Аксубай районыннан булган бердәнбер вәкилләр күңелендә мәңге җуелмаслык тәэсирләр калдырды. Җиңүче дипломыннан тыш Романга кыйммәтле бүләк - плейер тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев