Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СМИ коррупциягә каршы

Барлык юнәлешләр буенча

Атна башында муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе Камил Гилманов алып барды. Көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде. Россия МВД ның Аксубай районы буенча криминаль полиция бүлеге начальнигы Илгиз Алмакаев Аксубай районында ришвәтчелекне кисәтү һәм булдырмый калу буенча хокук саклау органнары эшчәнлеге турындагы...

Атна башында муниципаль район башлыгы каршындагы ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды.


Утырышны комиссия рәисе Камил Гилманов алып барды. Көн тәртибенә алты мәсьәлә кертелде. Россия МВД ның Аксубай районы буенча криминаль полиция бүлеге начальнигы Илгиз Алмакаев Аксубай районында ришвәтчелекне кисәтү һәм булдырмый калу буенча хокук саклау органнары эшчәнлеге турындагы мәсьәлә буенча чыгыш ясады. Көн тәртибенә кертелгән бюджет средстволарыннан нәтиҗәле файдалануны контрольләүне үтәүгә һәм тикшерү барышында хокук бозуларны ачыклауга кагылышлы икенче мәсьәлә буенча контроль-хисап палатасы рәисе Габделәхәт Салиховка сүз бирелде.
«Мәгариф бүлеге» МКУ начальнигы Әминә Вәлиуллина утырышта катнашучыларга районның гомуми белем бирү мәктәпләрендә ришвәтчелеккә каршы көрәшкә багышланган тематик класс сәгатьләре үткәрү турында җиткерде.
ТР Президенты каршындагы Совет утырышының ришвәтчелеккә каршы беркетмәсен өйрәнү һәм үтәү «Халыкара ришвәтчелеккә көрәш көне уңаеннан чаралар үткәрүне раслау» га кагылышлы мәсьәләләр буенча район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе, комиссия секретаре Эльмира Крайнова чыгышы тыңланды. Ул утырышта катнашучылар игътибарына халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көненә багышланган чаралар исемлеген тәкъдим итте.
«Норматив актларга ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәрү турында»гы соңгы мәсьәлә буенча башкарма комитетның юридик бүлек начальнигы Марат Габдрахманов сүз алды.
Район башлыгы Камил Гилманов утырыш эшен төгәлләп, бүген ришвәтчелеккә каршы көрәш дәүләтнең төп бурычларыннан берсе һәм ул барлык юнәлешләр буенча килешенеп алып барылырга тиеш, дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев