Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республика яңалыклары

Кагыйдәләр барысы өчен дә бер

Санитария-экология икеайлыгы дәвам итә.

Хәзер исә территорияләрне төзекләндерү мәсьәләсе аеруча да актуаль. Оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре тырмалар һәм себеркеләр белән коралланып, шимбә өмәләренә чыгалар, территорияләрне тәртипкә китерәләр. Аксубайның ирекле вәкилләре – Җиңү волонтерлары экологик шимбә өмәсе оештырдылар. Тиздән алар кулы тигән парклар һәм скверлар күзләрне иркәлиячәк. Әмма административ комиссиянең җаваплы секретаре Николай Камбулов шәрехләгәнчә, төзекләндерү кагыйдәләренә битараф булган гражданнар да бар. Административ комиссия икеайлык дәвамында чүп-чарга, санкциясез чүплекләргә, хуҗасыз терлекләргә каршы актив көрәш алып бара, халыкны  үзләренең йорт яны территорияләрендә тәртип салырга чакыра. Шулай ук  малларны бәйдә тотарга кирәклеге хакында да искәртә. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, хуҗасыз утлап йөргән терлекләр –  административ беркетмәләр төзү һәм штраф салу өчен нигез булып тора. Ә кагыйдә бозулар аз түгел. Бу кагыйдәләрне бозган өчен гражданнарга – 2 меңнән 3,5 мең сумга, урындагы затларга – 15 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән ярты миллион сумга кадәр штраф яный. Кагыйдә бозулар кабатланганда штрафлар ике тапкырга арта. Йорт яны территориясендәге чүп-чар өеме өчен экологлар бистәнең бер кешесенә штраф салдылар инде. Николай Камбулов әлегә гражданнар белән профилактик әңгәмәләр алып бара, ләкин кар тулысынча эреп беткәч, административ комиссия җиң сызганып эшкә керешәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев