Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республика яңалыклары

Иң яхшы студент- механизаторлар арасында

Аксубай универсаль технологияләр техникумы үзендә Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең республика этабын уздырды.

Безнең техникумга “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру“ белгечлеге буенча бәйгедә көч сынашырга республиканың 18 аграр  урта һөнәри белем бирү йортларыннан иң яхшы студентлар җыелды. Район башлыгы Камил Гилмановтан студентлар тантаналы хәер-фатиха алдылар.
– Республика олимпиадасын үткәрү өчен Аксубай техникумы юкка гына сайланмаган, – дип белдерде Камил Камал улы. – Монда иң яхшы белгечләр эшли, техникумда укыту һәм тәрбия өчен иң яхшы шартлар булдырылган. Аны хәзерге заман технологияләре белән тулыландыру өстендә бергәләп эшлибез.
Район башлыгы катнашучыларга нәтиҗәле эш һәм яхшы кәеф теләде. Олимпиада ике өлештән торды: теоретик һәм гамәли. Балалар җитештерү предприятиесендә кадрларны җитәкләүгә бәйле биремнәр өстендә эшләделәр, хезмәт иминлеге, информатика буенча сорауларны үз эченә алган тестларны чиштеләр. Инглиз телендәге текстны тәрҗемә итү иң авыры булды. 
– Аның авырлыгы – техник терминнарда, – дип белдерде техникум укытучысы Вячеслав Миронкин. – Бу бәйге биреме – вакыт таләбе, техника хәзер чит илләрдән кертелә, димәк, аңа күрсәтмәләр дә чит телдә. Безнең студентлар өчен бу биремнәр авыр димәс идем.
Гамәли өлеш автодромда үтте. Балалар тракторны фигуралы йөртүдә көч сынаштылар, “таучык“, “елан“, “тимер юл аркылы чыгу урыны“н уздылар, үзенчәлекле гаражга керделәр. Сабанны көйләүгә биремнәрне башкардылар. 
Составында мәгариф министрлыгы, Гостехнадзор вәкилләре, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, аграриянең хөрмәтле ветераннары, рус, инглиз телләре, информатика укытучылары булган мәртәбәле жюри балаларның эшләренә бәя бирде. 
Катнашучылар  чараның югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үттеләр. Хуҗалар концерт программасы, казанышларны үз эченә алган күргәзмә, кунакларны каршы алу, тукландыру һәм озатуны оештырдылар.
Беренче урынны Саба аграр көллияте студенты яулады. Икенче урында –  Аксубай универсаль технологияләр техникумы студенты Роман Краснов. Апас аграр көллияте вәкиле өченче урында. Призерлар Татарстан данын  Тверь шәһәрендә узачак Бөтенроссия олимпиадасында яклаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев