Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Республика яңалыклары

Бәхетле балалар күбрәк булсын өчен

Аксубайда тәрбиягә бала алган ата-аналарның VI форумы үтте.

Район җитәкчелеге, Дәүләт Думасы депутатлары, иҗтимаги оешма җитәкчеләре, опека һәм попечительлек органнары белгечләре, балалар учреждениеләре вәкилләре һәм Кама аръягының сигез районыннан килгән тәрбиягә бала алган ата-аналар бергәләп актуаль мәсьәләләр хакында сөйләштеләр.
Форумның төп темасы – балигъ булмаганнарның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау, тәрбиягә алган гаиләләрдә үскән балалар иминлегенә карата җаваплылык формалаштыру.
Форум башланганчы кунаклар төрле иҗат төрләре буенча мастер классларны карадылар. Район Мәдәният йорты фойесында безнең районның тәрбиягә бала алган гаиләләре ирешкән казанышлар тәкъдим ителде, китапханәчеләр “Гаилә – тормышта иң мөһим байлык“ китаплар күргәзмәсен әзерләгәннәр.
Пленар утырыш эшендә РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Аксубай районы башлыгы Камил Гилманов, Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина, Мәгариф һәм фән министрлыгының опека, попечительлек һәм педагогик ярдәм бүлеге җитәкчесе Зөлфия Мөсәбикова катнашты.
Җыелучыларны Камил Гилманов сәламләде.
– Тәрбиягә бала алган гаиләләр форумы безнең өчен зур билгеләнешкә ия чара булып тора, аның кысаларында мондый гаиләләрнең актуаль мәсьәләләре, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларны һәм ятим балаларны гаиләгә урнаштыру алымын үстерү мәсьәләләре тикшерелә, –  диде Камил  Камал улы. Ул форумның уңышлы һәм нәтиҗәле эшләвен теләде.
– Бүген биредә  илебездә һәм республикада бәхетле балаларның күбрәк булуы өчен барысын да эшләргә риза булган игелекле һәм нечкә күңелле кешеләр җыелуына ышанам, – дип билгеләп үтте Ольга Павлова. – Сезнең алда түбәнчелек белән баш иям. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны йөрәге кушуы буенча тәрбиягә алган, алар өчен зур җаваплылык тоткан һәм сабыйлар өчен туган әнисенә һәм әтисенә әверелгән кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерәсем килә. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балаларның хокукларын һәм канунлы мәнфәгатьләрен яклау – ул Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт хөкүмәтләре абруе.  2017 елда гына да Татарстан хөкүмәте тәрбиягә бала алган гаиләләргә ике миллиард сумнан артык акча түләгән. Чөнки без мондый балалар һәм гаиләләр алдында бурычлы. Мәгариф министрлыгы, башкарма хакимият, опека һәм попечительлек органнары белән уртак эш алып бару бәрабәренә 2017 елда гына да  меңләгән бала гаиләле булды,  ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның 95 проценты тәрбия бирүнең гаилә алымнары белән колачлап алынган.
– Иң җаваплы һәм авыр хезмәт – ул балалар тәрбияләү, – диде Илсөяр Гарифуллина. –  Безнең киләчәгебез безнең балаларга ничек тәрбия бирүебезгә бәйле. Тәрбиягә бала алган ата-аналарга икеләтә авыр – аларга, сабыйлар башка тормышның, үзара мөнәсәбәтләрнең һәм кыйммәтләрнең  барлыгын аңласыннар өчен, чит кешеләрнең  хаталарын төзәтергә туры килә.
Белгечләрнең файдалы чыгышлары, тәрбиягә бала алган ата-аналарның тәэсирле сүзләре көчле алкышларга күмелде. Бүләкләү тантанасы истә калырлык мизгелгә әверелде.
Кама аръягының иң яхшы тәрбиягә бала алган әтиләре Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Алар арасында Иске Үзидән Александр Крмаков та бар иде. Аксубайдан тәрбиягә бала алган иң яхшы гаилә Наталья һәм Руслан  Вәлиевләр дә Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Мактау грамотасы алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев