Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзәк урам нинди булачак?

    Аксубайда Ленин урамын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды. Үзәк урамны төзекләндерү 4 ел элек башланган иде. Ленин урамының, үзәк урам буларак, район үзәгендә иң матуры буласын 2012 елга аяк басканда биргән интервьюсында район башлыгы Камил Гилманов сөйләп узган иде. Шуннан соң һәр төзелеш сезонында төп урамда эш кайный башлады. Геройлар...

    Аксубайда Ленин урамын төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары узды.

    Үзәк урамны төзекләндерү 4 ел элек башланган иде. Ленин урамының, үзәк урам буларак, район үзәгендә иң матуры буласын 2012 елга аяк басканда биргән интервьюсында район башлыгы Камил Гилманов сөйләп узган иде. Шуннан соң һәр төзелеш сезонында төп урамда эш кайный башлады. Геройлар Аллеясы, төп мәйдан һәм ике парк бердәм ансамбльгә берләштерелде, акрынлап брусчатка җәелде, эскәмияләр урнаштырылды, спорт мәйданчыклары, фонтан төзелде һәм кече архитектура формалары, чәчәк клумбалары, яшел чирәм пәйда булды, фонарьлар урнаштырылды.

    Аксубайлыларга район үзәген үзгәртеп коруда ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман җитәкчелегендәге архитекторлар командасы булышты. "Архитекторлар десанты" безнең районда иҗтимаги киңлекләрне үзгәртеп кору буенча проект семинарларын һәм җәмәгать тыңлауларын беренче генә тапкыр уздырмый. Бу юлы да җәмәгать тыңлауларына җыелган районның 100дән артык кешесе үзләрен архитектор ролендә сынап карадылар.

    Җыелучыларны район башлыгы Камил Гилманов сәламләде, ул район үзәген үзгәртеп кору буенча үзе дә күп кенә идеяләр тәкъдим итте. Ул беренче чиратта Ленин урамын һәм паркларны реконструкцияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен архитекторлар десантына рәхмәтен белдерде.

    - Без монда үзәк урам, мәйдан, парклар төп ял урыны һәм массакүләм спорт, мәдәни чаралар уздыру урыны булсын өчен, ел дәвамында биредә тормыш кайнап торсын - җәй көннәрендә яшеллек һәм чәчәкләр гөрләп үссен, кыш көннәрендә дә күзләрне чагылдырырлык матурлык хөкем сөрсен өчен күп эшләр башкардык. Һәм ул күбрәк җәяүлеләр йөрү урыны булып калсын өчен, балаларга, яшьләргә, пенсионерларга, балалары белән килгән гаиләләргә ял итү урыны булсын өчен тырыштык. Монда һәркемнең дә күңеле ял итәр дип ышанабыз, - дип билгеләп үтте Камил Гилманов.

    Очрашуда архитекторлар халык белән төзекләндерелгән Ленин урамында аларга ниләр ошавы хакында сөйләштеләр һәм 2017 елда планлаштырылган яңартып коруларда территорияне киләчәктә ничек күзаллаулары турында сораштылар. Архитекторлар төп урамның икенче чираттагы үзгәртеп кору проектын тәкъдим иттеләр.

    Аксубайны яратуны дәлилләү - "ак", "су", һәм "бай" сүзләре белән йөрәк сынын ясау проектның төп үзенчәлеге, дип атады район башлыгы.

    Беренче чиратта төзекләндерелгән мәйданны яңарту буенча да күп кенә тәкъдимнәр керде. Аеруча да сәхнә, мәйданда һәм фонтан янында урнаштырылган эскәмияләр, аларны кояштан һәм яңгырдан ышыклауга кагылды, боларның барысын да инвалидлар мохите өчен яраклаштырып, сукмакларга махсус плитәләр җәяргә, пандуслар урнаштырырга, өстәмә яктырткычлар куярга, хәтта күрсәткеч элементларга бәйле тәкъдимнәр дә әйтелде. Геройлар Аллеясыннан юл аша чыгып дәвам иткән Ленин урамының өске өлешен төзекләндерү темасын халык тагын да көчлерәк күтәреп алды, яңалыклар өстәүгә корылган сөйләшү кыза барды. Монда актив зона ясарга, "ноу-хау" кебек скейт-парк, яшьләр һәм яшүсмерләр өчен велосипед юлы корырга тәкъдим иттеләр. Ленин урамы азагындагы "кәкре күпер" аксубайлылар өчен чишелеш таләп иткән мәсьәлә булып тора - аңа төшү юлын өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә ике яклап та куркынычсыз итәсе иде.

    Семинарда катнашучылар төркемнәргә бүленеп "Архитекторлар десанты"ның эскиз проектын тикшерделәр. Фикер алышу кызганнан-кыза барды - пенсионерлар да, якын-тирә йортларда яшәүчеләр дә, мәгариф, мәдәният, медицина, журналистика, төрле һөнәр вәкилләре чыгыш ясады. Мәктәп укучылары бер өстәл артына җыелып, үзләреннән яңалык өстәделәр, әйтергә кирәк, алар проект эскизына өстәмәләр керткәндә ябыштыргычлар да җитмәде хәтта, маркерлар кулланып яздылар. Күбесенчә алар имин юл хәрәкәтенә, агачлар утыртуга, яктырткычлар урнаштыруга һәм яшьләрнең активлыгына кагылды.

    Җәмәгать тыңлаулары ике сәгать дәвам итте, һәр теләүче үз фикерен җиткерә алды. "Архитекторлар десанты" белдергәнчә, аларның барысы да проектны алга таба эшләүдә исәпкә алыначак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: