Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үзең түләмәсәң – приставлар килә

    Районның административ комиссия утырышында 16 беркетмә каралды. Канун бозучылар район бюджетын 28 мең сумга тулыландырачак. Комиссия тарафыннан бирелгән штрафлар күләме нәкъ менә шулкадәр. - Район буенча даими рейдлар уздырылуга һәм гәзиттә комиссия эше турында яктыртып барылуга карамастан, хокук бозучылар саны кимеми, - дип шәрехләде административ комиссиянең баш белгече Алексей Тимирясов....

    Районның административ комиссия утырышында 16 беркетмә каралды.

    Канун бозучылар район бюджетын 28 мең сумга тулыландырачак. Комиссия тарафыннан бирелгән штрафлар күләме нәкъ менә шулкадәр.

    - Район буенча даими рейдлар уздырылуга һәм гәзиттә комиссия эше турында яктыртып барылуга карамастан, хокук бозучылар саны кимеми, - дип шәрехләде административ комиссиянең баш белгече Алексей Тимирясов. - Урамда ирекле утлап йөргән маллар безнең районның төп бәласы булып тора: урамда кәҗәләр, сарыклар һәм, хәтта, сыерлар да йөри. Беркетмәләрне караганнан соң комиссия тарафыннан салынган 2 мең сумлык штраф кына тәртипкә өйрәтми күрәмсең. Безнең халыкның менталитеты шундый, кешеләр үз хаталары өстендә өйрәнәләр һәм "мине читләтеп үтәр" дип уйлыйлар.

    Район үзәгендә һәм авылларда иректә утлап йөргән малларга каршы көрәшне авыл башлыклары да алып бара - алар кагыйдә бозучыларга беркетмә төзергә хокуклы. Ә инде штраф түләмәүчеләргә карата (әйтергә кирәк, комиссиядә кисәтү ясап тормыйлар, ә штраф чәпиләр) тагын бер беркетмә яный һәм әлеге очракта эш суд приставларына тапшырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: