Аксубаево
  • Рус Тат
  • Заряга юл килде

    Заря поселогында бу уңайдан сөенечле бәйрәм чарасы үтте. Поселокта гомер кичерүчеләр бу турыда дистәләгән еллар хыяллансалар да, өметләрен өзмәделәр. Барысы да узган елда хәл ителде - район ярдәме белән автотрассага (Урмандеевога) кадәр юлга вак таш җәелде. Һәм зарялыларның тормышы үзгәрде. Транспортта хәрәкәт итү мөмкинлеге ачылды - моннан теләсә нинди һава...

    Заря поселогында бу уңайдан сөенечле бәйрәм чарасы үтте.

    Поселокта гомер кичерүчеләр бу турыда дистәләгән еллар хыяллансалар да, өметләрен өзмәделәр. Барысы да узган елда хәл ителде - район ярдәме белән автотрассага (Урмандеевога) кадәр юлга вак таш җәелде. Һәм зарялыларның тормышы үзгәрде. Транспортта хәрәкәт итү мөмкинлеге ачылды - моннан теләсә нинди һава торышында да юлга кузгалырга, саз-пычрактан курыкмыйча өйгә кайтып керергә була. Иң мөһиме - мәктәп автобусы укучыларны поселоктан ук килеп ала. Кышын да шулай булачак. Хыяллар чынга ашты. Урмандеево-Заря юлы ачылуга багышланган бәйрәм дә күңелләргә рәхәтлек бирде. Авыл читендә олылар да, яшьләр дә, бала-чага да җыелды.

    Барысы да бәйрәмчә килеп чыкты. Өстәл өстендә самавыр гөҗләп утырды, поселок хатын-кызлары әзерләгән сый-хөрмәт табында урын алды. Урмандеево авыл клубының Эдуард Ильин җитәкләгән "Урмандеево әбиләре" үзешчәннәр коллективы да зарялыларның сөенечләрен уртаклашырга килгәннәр. Гармун моңы, чуаш көйләре яңгырады.

    Юл төзелешенә тырышлыкларын һәм көчләрен куйган - район башлыгы Камил Гилмановны, "Татнефтепром-Зүзәйнефть" ААҖ Генераль директоры Шамил Яһүдинне, "Татавтодор" АҖнең Аксубай филиалы җитәкчесе Фәнис Сафинны зарялылар күпереп пешкән күмәч белән каршы алдылар. Озак көтелгән юл өчен рәхмәт сүзләре әйтелде. Ал тасма киселде.

    - Сезне юл ачылу белән котлыйм! - дип мөрәҗәгать итте тантанага җыелучыларга район башлыгы Камил Гилманов. - Сезнең поселокта балалар күп һәм аларның тагын да артуын телим. Без алар, авылның киләчәге өчен төзибез. Халыкта, юллар - ул тормыш артериясе дигән әйтем бар. Хәзер сез алга таба үсеш алу өчен барлык мөмкинлекләрне куллана аласыз. Авыл халкына Шамил Яһүдин дә мөрәҗәгать итте.

    - Мин үзем дә бу төбәктән (элеккеге Сталино поселогыннан) һәм бу яклар миңа бик якын.

    Юл предприятиесе җитәкчесе Фәнис Сафин юлда имин хәрәкәт итүләрен теләде. Һәм аңа сакчыл карарга өндәде, чөнки вак таш салынган юл зур йөк машиналары хәрәкәте өчен каралмаган.

    Тантананы хуҗалар дәвам итте. Светлана Гулякова кунакларга зарялылар тормышы турында сөйләде.

    - Безнең сезгә рәхмәтебез чиксез. Бүген без кичергән бәхет сезгә дә юлдаш булсын!

    Бүгенге көндә Заряда 90нан артык кеше яши, шуның 25е - 18 яшькәчә балалар. Дүрт гаиләдә тәрбиягә алынган 11 бала бар.

    Бу торак пункт җәмәгать, мәдәни тормыштан читтә калмый. Автотрассадан ерак урнашкан булуга, социаль көнкүреш объектларының булмавына бәйле килеп туган авырлыкларга карамастан, соңгы 15 елда биредә кирпеч һәм агачтан 20 яңа өй төзелгән. Һәр йортта 3-5әр сыер асрала, артып калган сөтне дәүләткә тапшыралар. 2014 елда - 55 тонна, 2015 елда 75 тонна сөт тапшырганнар. Быел исә бу күрсәткеч тагын да күбрәк булачак.

    Зарялылар территорияләрне төзекләндерү буенча игълан ителгән ике айлыкта катнашалар, урамнарны тәртипкә салу буенча бердәм шимбә өмәләре оештыралар. Ә мәдәни тормышка килгәндә - монда барлык бәйрәмнәр, истәлекле даталар билгеләп үтелә.

    Киләчәккә якты планнар коралар. Алар күптән түгел "Ритэк" социаль проектлары бәйгесендә Саврушка елгасы башындагы чишмәне төзекләндерүгә грант отканнар. Димәк киләсе елда да күңелле мәшәкатьләр белән янып яшәячәкләр. Бу киләчәктә. Ә бүген иң мөһиме - Заряга юл ачылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: