Аксубаево
  • Рус Тат
  • Үз теләгең белән түләргә

    Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында 13 беркетмә каралды. Урамда иректә утлап йөргән терлекләрнең ваемсыз хуҗаларына, йорт яны территорияләрендә чүп-чар һәм төзелеш материаллары өелеп яткан йорт хуҗаларына штрафлар салынды. - Ел башыннан, составында башкарма комитет, полиция, редакция, Роспотребнадзор һәм район территориясендә тәртип салуны күзәтергә тиешле башка ведомтволар вәкилләре...

    Район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында 13 беркетмә каралды.

    Урамда иректә утлап йөргән терлекләрнең ваемсыз хуҗаларына, йорт яны территорияләрендә чүп-чар һәм төзелеш материаллары өелеп яткан йорт хуҗаларына штрафлар салынды.

    - Ел башыннан, составында башкарма комитет, полиция, редакция, Роспотребнадзор һәм район территориясендә тәртип салуны күзәтергә тиешле башка ведомтволар вәкилләре булган комиссия, 80гә якын беркетмәне тикшерде һәм 150 мең сумнан артык штраф салды, - дип шәрехләде административ комиссиянең төп белгече Алексей Тимирясов.

    Кагыйдә бозучыларны утырышка чакыру тәртипкә өйрәтәме соң? Кемдер үз хаталарын таный һәм хәтта гафу үтенә, ә башкалары, без хокук бозмадык, дип тәкрарлыйлар. Кемдер беркетмә төзелгәннән соң, комиссия утырышын көтеп тормыйча, барлык кагыйдә бозуларны юк итә - йорт территориясен тәртипкә китерә, малларын көтүгә куа яки бәйдә тота, ә утырыштан соң, штраф түләүгә билгеләнгән 60 көнлек срокны көтеп тормыйча, аны шул ук көнне түли. Әмма административ җәзага битараф караучылар да бар. Ә бит комиссия биргән штрафны суд приставлары барыбер түләттерәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: