Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юлларга – 350 миллион сум

    Октябрь һәм Сөлчә урамнарында юл төзү район юл төзүчеләре өчен төзү сезонын тәмамлауның соңгы аккорды булды. Монда җәй дәвамында төзелеш эшләре гөрләп торды, ә менә юллар бер генә көнгә дә ябылмады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төп эшләр монда төнге сменада алып барылды. Әлбәттә инде, автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә бераз...

    Октябрь һәм Сөлчә урамнарында юл төзү район юл төзүчеләре өчен төзү сезонын тәмамлауның соңгы аккорды булды.

    Монда җәй дәвамында төзелеш эшләре гөрләп торды, ә менә юллар бер генә көнгә дә ябылмады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төп эшләр монда төнге сменада алып барылды. Әлбәттә инде, автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләргә бераз кыенракка туры килде, аның каравы асфальт салынган юлдан йөрү күпкә яхшырак.

    - Ике урамга салынган юлның гомуми озынлыгы 1,6 чакрымга тиң, - дип сөйли юл идарәсенең Аксубай филиалы директоры Фәнис Сафин. - Октябрь урамында яңа тротуар салдык.

    Район юлларын төзү, ремонтлау һәм тәртипкә китерү өчен 2016 елда 350 миллион сум акча бүлеп бирелде, сезон дәвамында юл төзүчеләр 28 чакрым юл төзергә һәм ремонтларга тиешләр. Юл төзү эшләре әле дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: