Аксубаево
  • Рус Тат
  • Юл булачак

    Емелькинолыларга әлеге сөенечле яңалыкны халык белән очрашуда район башлыгы Камил Гилманов җиткерде. Җиде километрга сузылган юлга асфальт түшәләчәк һәм шул рәвешле авыллар арасында һәм зур юл белән үзара бәйләнеш туачак. Шулай ук балаларны мәктәпкә йөртү мөмкинлеге дә пәйда булачак. Ул 2017 елда юллар төзелеше программасына кертелгән инде. Бу сүзләрне очрашуга...

    Емелькинолыларга әлеге сөенечле яңалыкны халык белән очрашуда район башлыгы Камил Гилманов җиткерде.

    Җиде километрга сузылган юлга асфальт түшәләчәк һәм шул рәвешле авыллар арасында һәм зур юл белән үзара бәйләнеш туачак. Шулай ук балаларны мәктәпкә йөртү мөмкинлеге дә пәйда булачак. Ул 2017 елда юллар төзелеше программасына кертелгән инде. Бу сүзләрне очрашуга килгән эксплуатация буенча директор урынбасары - автомобиль юлларын һәм күпер корылмаларын ремонтлау һәм төзек хәлдә тоту буенча идарә җитәкчесе Артем Трофименко да раслады. Шулай ук, юллар төзелешенә бәйле күләмле эшләр башкарылуга карамастан, кул җитмәгән урыннар да бар әле, дип билгеләп үтте ул. Аларга аерым игътибар биреләчәк.

    Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова башкарылган эшләр турында бәян итте. "Чиста су" республика программасы буенча Емелькинода, Иске Чуаш Адәмсуында һәм Черемушкада суүткәргеч сузылган, башня куелган. Емелькинода 14 яктырткыч һәм бер санагыч урнаштырылган, бишенче үткәргеч сузылган. Авыл җирлеге акчасы хисабына бер санагыч җиһазы куелган. Черемушкада 10 яктырткыч, бер исәпкә алу җиһазы куелган һәм бишенче үткәргеч сузылган.

    1370 метр озынлыктагы юлга вак таш җәелгән. Бу эш дәвам ителәчәк. Ике кәрәзле элемтә вышкасы куелган. Тиздән алар куллануга тапшырылачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: