Аксубаево
  • Рус Тат
  • Йомгак ясалды, бурычлар билгеләнде

    Узган атнада Аксубай районы ПФР Идарәсе коллективы үткәргән йомгаклау киңәшмәсендә 2011 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау - көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә булды. Идарә начальнигы Владимир Тимофеев отчет докладында билгеләп үткәнчә, коллектив үз алдына куелган бурычларны, (ә алар арасында 10 көн эчендә пенсия билгеләү иң төп бурычларның берсе булып тора),...

    Узган атнада Аксубай районы ПФР Идарәсе коллективы үткәргән йомгаклау киңәшмәсендә 2011 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау - көн тәртибенә кертелгән төп мәсьәлә булды.


    Идарә начальнигы Владимир Тимофеев отчет докладында билгеләп үткәнчә, коллектив үз алдына куелган бурычларны, (ә алар арасында 10 көн эчендә пенсия билгеләү иң төп бурычларның берсе булып тора), үтәүгә иреште. Үткән ел 553 пенсионерның барысына да пенсия вакытында билгеләнде. 8867 район пенсионерына пенсиянең гомуми уртача күләме 2012 елның 1 гыйнварына-7108,4 сум, ә яңа билгеләнгән пенсияләрнең гомуми уртача күләме 5437 сум тәшкил итте. Ана капиталына 1015 сертификат бирелгән. Владимир Тимофеев аерым игътибар биреп үткәнчә, аңардан бүгенге көндә бары тик 455 гаилә генә файдаланган.
    4040 ветеран һәм инвалид федераль бюджет хисабына айлык акчалата түләүләр ала.
    ПФР ның тагын бер мөһим бурычы-страховка взнослары кертү планын тулы күләмдә тәэмин итү. 2012 елның 1 гыйнварына идарәдә 1239 иминиятче исәптә торган, алардан 141 миллион 151 мең сум акча кергән, бу үткән ел дәрәҗәсеннән күпкә артык. 2011 ел өчен түләргә теләмәүчеләрдән 13 миллион 868 сум күләмендә акча түләттерү турындагы карар кабул ителгән. Инкасса йөкләмәләре (поручение) буенча 12 миллион 573 мең сум акча кергән. 41,4 мең сум бурычны каплау Идарә каршында эшләп килгән ОМСка һәм мәҗбүри пенсия иминиятенә иминият фондларын үзвакытында һәм тулысынча түләүне контрольләү буенча комиссиянең эш нәтиҗәсе булды. Социаль хезмәтләр тупланмасыннан акчалата компенсация алу файдасына баш тарткан 120 инвалид аны кире яңартуга гариза биргән.
    2009-11 еллар нәтиҗәләре буенча 305 район гражданы дәүләт тарафыннан 1 миллион 265 мең сумга икеләтә финанслау алган.
    ПФР эшчәнлегендә тагын бер мөһим юнәлеш-ул клиентлар белән эшләү. Үткән ел Идарәгә 2010 елга караганда дүрт йөзгә кимрәк кеше мөрәҗәгать иткән, бу мәгълүмати аңлату эшләренең билгеле күләмдә яхшыруы турында сөйли.
    Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, дәүләт хезмәтләрен электрон тәртиптә тәкъдим итүне оештыру буенча ПФР белән ведомствоара үзара мөнәсәбәт урнаштыру, программа комплекслары тапшыру, корпоратив челтәрләр системасын автоматлаштыруны үстерү агымдагы елга төп бурычларның берсе булып тора.
    Киңәшмәдә шулай ук Николай Кистенев, Минегөл Галиева, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, ТР да ПФР бүлеге вәкиле чыгыш ясадылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: