Аксубаево
  • Рус Тат
  • Өйләренә килеп тикшерәләр

    Районның җинаять-башкару инспекциясе 2016 елда 185 хөкем ителүчене исәптә тоткан. Үткән еллар белән чагыштырганда аларның саны 20 кешегә арткан. Болар төзәтү, мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, сынау срогы белән шартлы рәвештә җәзага тартылган, җәза срогын кичектереп үтәү белән иректән мәхрүм ителгән һәм шулай ук аерым вазифа биләү яки транспорт чарасына идарә...

    Районның җинаять-башкару инспекциясе 2016 елда 185 хөкем ителүчене исәптә тоткан.

    Үткән еллар белән чагыштырганда аларның саны 20 кешегә арткан. Болар төзәтү, мәҗбүри эшләргә җәлеп ителгән, сынау срогы белән шартлы рәвештә җәзага тартылган, җәза срогын кичектереп үтәү белән иректән мәхрүм ителгән һәм шулай ук аерым вазифа биләү яки транспорт чарасына идарә итү хокукларыннан мәхрүм ителүчеләр.

    - Җинаять кодексының юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга карата кулланылачак маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Шуңа нигезләнеп исерек килеш транспорт чарасына идарә иткән, салган килеш машина руле артына утырган яки вәкаләтле затның исереклек торышын билгеләү өчен медицина тикшерүе узу турындагы канунлы таләбен үтәмәгән өчен административ җәзага тартылган яки җинаять кылган өчен хөкем ителгән затларга җинаять җәзасы билгеләнә. Ләкин районның кайбер кешеләре өчен бу сабак булмады, әлеге маддә буенча хөкемгә тартылучылар саны арта бара, - дип аңлатма бирде районның җинаять-башкару инспекциясе җитәкчесе Венера Яфизова. - Бүгенге көндә исерек килеш руль артына утырган өчен машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән килеш кабаттан шул ук кагыйдәне бозган 17 кеше исәптә тора. Аларга карата транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән мәҗбүри эшләргә тарту сыйфатында җәза билгеләнгән. Инспекциядә исәптә торучылар арасында наркотик матдәләрне саклаган һәм саткан өчен хөкем ителгән 10 кеше бар.

    Инспекция хезмәткәрләре исәптә торган хөкем ителүчеләрне кискен контрольдә тоталар, бу нисбәттән участок вәкилләре белән бергә уртак рейдлар үткәрелә, хөкем ителүчеләрне яшәү һәм җәза срогын үтәү урыннары буенча тикшерәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: