Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ялган аракы сатучылар турында “Халык контроле“нә хәбәр ит

    Татарстанда алкоголь белән кискен агулану очраклары бераз кимеде. Ел башыннан 1 июньгә кадәр Татарстанда хәмер һәм составында спирт булган продукция белән кискен агулануның 355 очрагы теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе Дәүләт хезмәтләре порталында "ведомстволар хисабы" бүлекчәсе китерә. Узган ел бу сан алты йөзгә җитә язган. Быел аракы белән...

    Татарстанда алкоголь белән кискен агулану очраклары бераз кимеде.

    Ел башыннан 1 июньгә кадәр Татарстанда хәмер һәм составында спирт булган продукция белән кискен агулануның 355 очрагы теркәлгән. Әлеге мәгълүматларны ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсе Дәүләт хезмәтләре порталында "ведомстволар хисабы" бүлекчәсе китерә. Узган ел бу сан алты йөзгә җитә язган. Быел аракы белән агуланган 115 кешенең гомере өзелгән. Узган ел 161 булган.

    - Аксубай районында да агуланучылар санының кимүе күзәтелә, - дип аңлатты Роспотребнадзор Идарәсенең җитәкче белгеч-эксперты Андрей Тимирясов. - Узган ел әлеге чорда 6 агулану очрагы булган, шуның бишесе аянычлы тәмамланган. 2016 елда өч агулану очрагы теркәлгән һәм аларның барысы да үлемгә китергән. Агуланучылар санының кимүе - бу хакимиятләрнең, хокук саклау органнарының, Роспотребнадзор һәм Дәүләт алкоголь инспекциясенең уртак планлы эш нәтиҗәсе.

    - Соңгы вакытта ялган алкоголь продукциясенең канунсыз әйләнеше белән көрәштә www.uslugi.tatarstan.ru порталында "Халык контроле" дәүләт мәгълүматлар системасы ярдәмгә килә, - дип искәртә Госалкогольинспекциясенең Аксубай районындагы белгече Госман Билалов. - Күрше районда "беренче карлыгачлар" та пәйда булган. Бу юлы канун бозу факты расланмаса да, тәкъдим ителгән мәгълүмат алга таба күзәтү һәм хокук саклау органнары эшендә файдаланылачак.

    Госман Гомәр улы безнең район халкына үзләренең гражданлык позицияләрен актив күрсәтергә һәм алкоголь кануннарына кагылышлы барлык хокук бозулар турында да "Халык контроле" ГИСка хәбәр итәргә чакыра. Порталдан файдаланучылар дөрес мәгълүмат өчен матди бүләк алачак.

    Фото: t-i.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: