Аксубаево
  • Рус Тат
  • Владимир Леонов белән үткән дүшәмбе

    Эш атнасының беренче көнендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Аксубай районында эш сәфәре белән булып китте. Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә алар спорт объектларын карадылар, Социалистик хезмәт герое Валентина Сорокина һәм юбиляр - Яңа Ибрай авылыннан сугыш ветераны Шәфыйк Заһировта кунакта булдылар. - Сезнең буын -...

    Эш атнасының беренче көнендә ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Аксубай районында эш сәфәре белән булып китте.

    Район башлыгы Камил Гилманов белән бергә алар спорт объектларын карадылар, Социалистик хезмәт герое Валентина Сорокина һәм юбиляр - Яңа Ибрай авылыннан сугыш ветераны Шәфыйк Заһировта кунакта булдылар.

    - Сезнең буын - легендар кешеләр буыны. Бүгенге көндә дә безнең белән булганыгыз өчен рәхмәт сезгә, - дип республиканың яшь буыны исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде социалистик хезмәт героена Владимир Леонов.

    "Яшьлек" спорт комплексында министрны милли көрәш һәм билбау көрәше осталары, шулай ук Александр Скворцов белән район самбочылары көтте. Алар күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр. Үзәк хоккей тартмасы икенче объект булды. Монда күнегүләр бара иде һәм хоккейчылар Владимир Леоновны кәшәкәләр белән бозга сугып, традицион сәламләп каршы алдылар. Спортчылар районның спорттагы уңышлары һәм проблемалары хакында бәян иттеләр.

    Министрның эшлекле сәфәре юбилярны хөрмәтләү тантанасы белән тәмамланды. Яңа Ибрай авылында гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфыйк Заһиров 95 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә генә түгел, яшьләр эшләре һәм спорт министры һәм район башлыгы белән бер бәйрәм табыны артында билгеләп үтте (бу хакта тулырак гәзитнең киләсе санында).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: