Аксубаево
  • Рус Тат
  • Вәхшиләр эшен прокуратура тикшерде

    Аксубай районы прокуратурасы каршындагы эш төркеме утырышында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча "Ташлы чокыр" чишмәсендәге вәхшилек фактын тикшерделәр. Район прокуроры Эдуард Хираҗев утырышны ачып, җәйге чор - барлык профилактикалау органнары өчен киеренке эш вакыты, дип билгеләп үтте. - Бу балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнү алу куркынычы арту һәм...

    Аксубай районы прокуратурасы каршындагы эш төркеме утырышында балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләсе буенча "Ташлы чокыр" чишмәсендәге вәхшилек фактын тикшерделәр.

    Район прокуроры Эдуард Хираҗев утырышны ачып, җәйге чор - барлык профилактикалау органнары өчен киеренке эш вакыты, дип билгеләп үтте.

    - Бу балаларның юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнү алу куркынычы арту һәм аларның урамда үзләре генә йөрүе белән бәйле. Чөнки олыларның ялы һич кенә дә өч айга сузыла алмый, күпләрнең бу вакытны бала белән уздыру мөмкинлеге юк. Әмма балаларның җәйге ялын файдалы итеп тә оештырып була - сәламәтләндерү һәм мәктәп яны лагерьләрендә ял һәм спорт чараларына җәлеп итеп, - дип билгеләп үтте Эдуард Хираҗев.

    Россия МВДның Аксубай районы буенча ПДН инспекторы Игорь Белов агымдагы елның биш аенда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр торышы турында хисап тотты.

    - Бүгенге көндә 20 яшүсмер профилактик исәптә тора, аларның барысы да эш белән мәшгуль - җәйге ял һәм хезмәт лагерьләренә урнаштырылган, мәктәп яны һәм сәламәтләндерү лагерьләрендә ял итә, - диде Игорь Белов.

    Яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек җитәкчесе Станислав Зайцев, җәйге чорда районда барлык спорт мәйданчыклары, спорт комплексы, йөзү бассейны эшли, дип әйтеп үтте. Көндезге лагерьләрдә 634 бала ял итә. Районда балалар ялының ничек оештырылуы хакында - Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Валентина Краснова, мәктәп яны лагерьләрендә хезмәтнең ничек саклануы хакында мәгариф бүлеге вәкиле Фәрит Хуҗиәхмәтов хисап тотты. Мәшгульлек үзәге директоры Иван Маклаков мәктәп яны хезмәт лагерьләренең эше турында сөйләде. Янгын часте җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Руслан Ибляминов мәктәп яны лагерьләренең янгынга каршы торышы турында хәбәр итте.

    Проблемалы үсмерләр буенча материал - ай башында "Ташлы чокыр" чишмәсендәге вәхшилек фактын тикшерү утырышның иң кискен моменты булды. Исегезгә төшерәбез, монда керү капкасы һәм койма аралыгы, баннер җимерелгән, баскыч рәшәткәләрендәге декоратив рәсемнәрне куптарып алып суга батырганнар, коймалардагы декоратив рәсемнәрне дә куптарып алып, алар белән беседка түбәләрендәге поликарбонатны тишкәннәр иде. Вәхшиләрнең эзенә төшү - эшнең асылы булды - чишмәне җимерүгә корылган моңача күрелмәгән вәхшилек район башлыгы тарафыннан да, башкалар тарафыннан да зур яңгыраш тапты - район башлыгы адәм актыкларын табуны һәм аларның исемнәрен атауны таләп итте.

    Бер-ике көннән вәхшиләрнең эзләренә төштеләр - чишмәдә аларның бихисап бармак эзләре калган иде, шуларның берсе, элек уңышсыз буларак Чистай шәһәре полиция бүлегендә профилактик исәптә торган Чистай шәһәреннән бер үсмернең бармак эзе белән тәңгәл килде. Ул каникул вакытында Аксубайга әби-бабасы янына кайткан. Ә аның иптәшләрен табу әллә ни авырлык тудырмады. Үсмер кылган гамәлен таныды һәм иптәшләренең исемнәрен атады.

    Комиссия утырышында әти-әниләре белән килгән хокук бозучылар адресына район прокуроры Эдуард Хираҗев һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукын яклау буенча комиссия рәисе Сергей Александров тарафыннан "Сезне моңа нәрсә этәрде?" дигән төп сорау яңгырады.

    Яшүсмерләр өчәү була, алар чишмәгә су коенырга дип килә, ләкин берсе әйләнә-тирәдәге матурлыкны вата-җимерә башлый - калган икесе аны туктатмый, киресенчә аңа иярә. Яшь вәхшиләр сорауга анык җавап бирә алмадылар.

    Аларның үзләре кылган гамәлгә аңлатмалары юк, берсе башлаган, калганнары хуплаган.

    - Оят, бик тә оят, - дип сыкрана бер яшүсмернең бабасы.

    Бүгенге көннән алып балигъ булганчыга кадәр яшүсмерләр балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекциядә профилактик исәптә торачак. Аларның ата-аналарына үз бурычларын үтәмәгән өчен административ җаваплылык яный. Ай дәвамында алар Аксубай районы башкарма комитетына 44 мең сумлык зыян суммасын гына кайтарып калмыйча, барлык эретеп-ябыштыру, төзү эшләрен дә тулысынча түләргә тиеш булачак.

    Аксубай лицее директоры Алексей Сударев әлеге уку оешмасында белем алган калган ике яшүсмергә характеристика биреп, аларның берсе тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә, агрессив, гаиләдә начар мохит хөкем сөрә, аның белән аралашу да авыр, дип билгеләп үтте. Ә хокук бозучыларның иң яше - аңа бары 13 яшь - өлкән иптәшләре йогынтысына бирелгән.

    Комиссия ата-аналарны да тыңлады, аларга профилактик эш һәм балигъ булмаган балаларның мәшгульлеген тәэмин итүдән, аларны спорт секцияләренә һәм түгәрәкләргә җәлеп итүдән тыш, үзләренең шәхси үрнәкләрендә һәм уртак хезмәт белән тәрбияләүгә аерым игътибар бирү киңәш ителде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: