Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ветераннарга ярдәм итәләр

    Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы - районда иң актив иҗтимаги оешмаларның берсе. Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, МВД ветераннары бүген дә сафта, аларның үткен карашы, зур тәҗрибәләре һәм үтемле сүзләре бүген дә район территориясендә хокук бозуларга ышанычлы киртә куярга сәләтле. Ничәмә-ничә еллар дәвамында тәртип саклау терәк пунктына җитәкчелек итүне...

    Эчке эшләр бүлегенең ветераннар советы - районда иң актив иҗтимаги оешмаларның берсе.

    Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, МВД ветераннары бүген дә сафта, аларның үткен карашы, зур тәҗрибәләре һәм үтемле сүзләре бүген дә район территориясендә хокук бозуларга ышанычлы киртә куярга сәләтле. Ничәмә-ничә еллар дәвамында тәртип саклау терәк пунктына җитәкчелек итүне ветеран Шамил Сәхабетдиновка тапшыру очраклы түгел (бүген ул районда ДНДны да җитәкли). Ирек Сәлаховны спорт өчен җан атучы буларак беләләр. МВД ветераннарының һөнәри бәйрәмнәре алдыннан, АТУТның тулай торак бинасында урнашып эшләп килгән хокук тәртибен саклау пунктын җитәкләүне ветеран Әхтәм Сөләймәновка тапшырдылар.

    - Без үзебезне кирәкле кешеләр итеп тоябыз һәм бу безгә алга таба эшләргә көч-дәрт, илһам бирә, - дип сөйли Россия МВДның Аксубай районы буенча бүлегенең ветераннар советы рәисе Шамил Сәхабетдинов. - Ул гына да түгел, ветераннар өчен чаралар һәм шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән акцияләр үткәрүгә финанс мөмкинлекләре табучы район башлыгы Камил Гилманов тарафыннан да һәрьяклап ярдәм тоябыз. Шулай ук Илнар Камалиев җитәкчелегендәге бүлеккә дә рәхмәтебез чиксез, безне анда онытмыйлар, безнең тәҗрибәне бәялиләр, безгә тиңләшәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: