Аксубаево
  • Рус Тат
  • Вакцинация ясау башланды

    Аксубай районында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды. Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, районга өлкән яшьтәгеләрне иммунлаштыру өчен "Совигрипп" гриппына каршы беренче вакциналар партиясе (1400 доза) кайтты. Вакциналар ФАПлар буенча таратылган инде. "Совигрипп" грипп вирусларының актуаль штаммаларын үз эченә ала һәм ВОЗлар билгеләве буенча алдагы эпидемик сезонда...

    Аксубай районында гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланды.

    Роспотребнадзор идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов хәбәр иткәнчә, районга өлкән яшьтәгеләрне иммунлаштыру өчен "Совигрипп" гриппына каршы беренче вакциналар партиясе (1400 доза) кайтты. Вакциналар ФАПлар буенча таратылган инде. "Совигрипп" грипп вирусларының актуаль штаммаларын үз эченә ала һәм ВОЗлар билгеләве буенча алдагы эпидемик сезонда А/Н1N1/09 (дуңгыз гриппы), А/Н3N2 һәм В грипплары әйләнешен тәэмин итәчәк.

    - Алдагы сезонда халыкның 40 процентын прививкалар белән колачлау планлаштырылган, бу эпидемияне булдырмаска һәм грипп белән авыручылар санын киметергә ярдәм итәчәк, - ди табиб.

    Үткән эпидемик сезонда Аксубай районында грипп белән чирләүчеләр теркәлмәгән. Кискен респираторлы вируслы инфекция (ОРВИ) белән авыруга бәйле Яңа Ибрай мәктәбендә бер сыйныф укудан туктатылган. Районда ОРВИ белән барлыгы 260 кеше чирләгән. Нурлат районында А/Н1N1/09 гриппы белән 40 тан артык кеше авырган.

    Гриппка каршы түләүсез вакцина мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларга, югары һәм урта һөнәри уку биналарында белем алучы студентларга, аерым һөнәр ияләренә һәм вазифа биләүчеләргә (медицина һәм белем бирү учреждениеләре, транспорт, коммуналь тармак һ.б. хезмәткәрләр) шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм 60 яшьтән олыракларга кадау тиешле.

    Медицина оешмаларында өлкәннәргә гриппка каршы привика ясау башланган. Теләүчеләр участок табибләренә, фельдшерларга яки үзәк хастаханәнең привикалар ясау кабинетына мөрәҗәгать итә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: