Аксубаево
  • Рус Тат
  • Вакцина ясау дәвам итә

    Таныш булган ОРВИ (кискен распиратор вирус инфекциясе) аббревиатурасы күп кенә авыруларны үз эченә алган. Аларны авыруны китереп чыгаручы вируслар, авыру билгеләре аерып тора. Барлык йогышлы авыруларны бер нәрсә берләштерә - вирус эчке сулыш алу юллары аша, кеше һава белән бергә зарарланган зат течкергәндә яки йөткергәндә бүлеп чыгарган селәгәй белән үтеп...

    Таныш булган ОРВИ (кискен распиратор вирус инфекциясе) аббревиатурасы күп кенә авыруларны үз эченә алган.

    Аларны авыруны китереп чыгаручы вируслар, авыру билгеләре аерып тора.

    Барлык йогышлы авыруларны бер нәрсә берләштерә - вирус эчке сулыш алу юллары аша, кеше һава белән бергә зарарланган зат течкергәндә яки йөткергәндә бүлеп чыгарган селәгәй белән үтеп керә.

    Беренче карашка салкын тию һәм грипп авыруларының билгеләре шул ук кебек - тән температурасы күтәрелә, хәлсезлек, томау төшү, йөткерү. Тик шулай да, гриппны башка вируслы авырулардан аеру мәмкин.

    Әгәр борыныгыздан аккан сыекчаны кулъяулык белән сөртеп өлгерә алмыйсыз, ә хәлегез бик үк мөшкел түгел, тән температурасы 37 градустан артмый икән - бу риновирус инфекциясе.

    Икенче-өченче көнне туңып калтыраулы, томау төшүгә һәм йөткерүгә ком салынган кебек булса, тамак авыртса, муенда һәм култык астында лимфа бизләре барлыкка килсә - бу аденовирус инфекциясе.

    Катараль күренешләре булган кискен бизгәк авыруы күзәтелсә - йөткергәндә тамак авырту, тын ала алмау, тавыш үзгәрү - бу парагриппоз инфекциясе.

    Әгәр сезнең башыгыз авырта, буыннарыгыз һәм мускулларыгыз түзә алмаслык итеп сызлый, хәлсезлектән ятып кына торасыз, аз гына тавыш, якты да ярсыта, кысасыгыз килә, тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелә, томау төшә икән, димәк - бу грипп!

    Грипп - ул нинди яшьтә булуга карамастан, ир-атларга, хатын-кызларга, балаларга да йоктыра торган авыр вирус инфекциясе. Кайчакта грипп авыруы үлемгә китерә, аеруча яшь балалар һәм өлкәннәр арасында.

    Гриппны аеруча авыр кичерәләр: өлкән яшьтәге кешеләр, бәләкәй балалар, йөкле хатын-кызлар, аеруча йөклелекнең икенче һәм өченче триместрында, хроник авырулардан интегүчеләр (астма, диабет, йөрәк-кан тамыры авырулары, хроник үпкә авырулары белән авыручылар) һәм иммунитеты түбән кешеләр.

    Шул ук вакытта, беркайчан да чирләмәгән яшь кешеләрнең дә грипп белән авыру ихтималы бар.

    - Грипптан саклануның иң нәтиҗәле чарасы - вакцина ясау, - дип белдерде район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Рөстәм Шәрәфетдинов. - "Тәвәкәллек төркеменә" кергән затлар прививка ясату турында беренче чиратта кайгыртырга тиешләр. Прививка көзге чорда, эпидемия башланганчы кешенең иммунитеты ныгысын өчен ясала. Грипптан ышанычлы саклануны тәэмин итү өчен уртача 2-3 атна вакыт таләп ителә, ә инде "тәвәкәллек төркеме"нә керүчеләргә - 1-1,5 ай (прививка ясаганнан соң).

    Роспотребнадзор мәгълүматларына караганда, Аксубай районында 10660 кешегә прививка ясалырга тиеш. Бу исә районда яшәүче халыкның 44 процентын тәшкил итә. Районга Гриппол плюс, Совигрипп, Ультрикс вакциналары кайтты инде. 12 октябрьгә балалар бакчаларына йөрүче 300 балага, 750 укучыга һәм 54450 өлкән кешегә прививка ясалган. Прививка ясау дәвам итә.

    - Безгә грипптан прививка ясату теләге белән коллектив үтенече буенча оешма җитәкчеләре мөрәҗәгать итә. Моның өчен мәҗбүри рәвештә үзегезнең участок табибларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб тикшерүе үткәннән соң гына вакцина ясатырга ярый. "ТАТМЕДИА" филиалы коллективы беренчеләрдән булып прививка ясатты, - дип билгеләп үтте табиб.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: