Аксубаево
  • Рус Тат
  • УФАСка – киңәш сорап

    Россия монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павловка аксубайлылар киңәш сорап килделәр. Россия монополиягә каршы Федераль хезмәт монополиягә каршы кануннарны, табигый монополия субъектлары эшчәнлеге тармагына кагылышлы кануннарны, шулай ук товар тәкъдим итүгә, хезмәтләрне үтәүгә, федераль дәүләт ихтыяҗлары өчен хезмәт күрсәтү кануннарын үтәүне контрольләү функцияләрен гамәлгә ашыра. Ипи...

    Россия монополиягә каршы Федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павловка аксубайлылар киңәш сорап килделәр.

    Россия монополиягә каршы Федераль хезмәт монополиягә каршы кануннарны, табигый монополия субъектлары эшчәнлеге тармагына кагылышлы кануннарны, шулай ук товар тәкъдим итүгә, хезмәтләрне үтәүгә, федераль дәүләт ихтыяҗлары өчен хезмәт күрсәтү кануннарын үтәүне контрольләү функцияләрен гамәлгә ашыра.

    Ипи пешерү белән шөгыльләнгән эшмәкәр белгечкә он тәкъдим итүчеләрнең гамәлләрен ачыклау үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул вакыты белән он монополистларының икътисадый максатчанлыкны күздә тотмыйча онның теге яки бу сортына бәяне күтәрүләренә шикләнә, алар шулай ук әлеге продукцияне тәкъдим итүне тоткарлыйлар да. Игорь Павлов, тәэмин итүдән баш тарту очракларын теркәргә кирәк, дип җавап бирде. Әгәр дә чынлап та бәяләр максатсыз рәвештә күтәрелә икән, продукция белән тәэмин итүчеләрне җавапка тартачаклар.

    - Хәтта үзебездә җитештерелгән запас частьләргә һәм аларның комплектларына бәяләрнең артуы күзәтелә. Әгәр элек станокларга хезмәт күрсәтүгә мин ике йөз мең сум акча тотсам, бүген исә дүрт тапкырга күбрәк, - дип зарын җиткерде эшмәкәр. Бу сорауга УФАС белгече, үз товарыңны көндәшлеккә сәләтле итәргә һәм башка базарларга чыгарга, дигән җавабын бирде. Бәяләрне чикләү монополиягә каршы хезмәт функциясенә керми.

    Шулай ук икътисад бүлеге, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы һәм башкалар белгечтән киңәшләр алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: