Аксубаево
  • Рус Тат
  • Төзү мәйданындагы иминлек өчен

    Координацион советның хезмәт иминлеге буенча утырышы төзү мәйданнарында иминлек мәсьәләләре турында барды. Координацион советның кызыксыну объекты булып Аксубайның көньяк-көнбатышында төзелә торган 24 фатирлы йорт булды. Төзү эшләрен Әлмәт шәһәреннән "Стройкомплекс" ҖЧҖ алып бара. Комиссия килеп җиткәндә төзүчеләр объектны беренче катка кадәр күтәргәннәр иде. "Стройкомплек" ҖЧҖ директоры урынбасары Эдуард Сәгдиев объектта...

    Координацион советның хезмәт иминлеге буенча утырышы төзү мәйданнарында иминлек мәсьәләләре турында барды.

    Координацион советның кызыксыну объекты булып Аксубайның көньяк-көнбатышында төзелә торган 24 фатирлы йорт булды. Төзү эшләрен Әлмәт шәһәреннән "Стройкомплекс" ҖЧҖ алып бара.

    Комиссия килеп җиткәндә төзүчеләр объектны беренче катка кадәр күтәргәннәр иде. "Стройкомплек" ҖЧҖ директоры урынбасары Эдуард Сәгдиев объектта алып барылган эшләр белән таныштырды. Координацион совет әгъзалары төзүчеләр янына күтәрелделәр, эшчеләр белән аралаштылар, йорт территориясен карадылар. Уңай моментларны да билгеләп үттеләр: эшчеләр эш каскасын һәм эш киемнәрен кигәннәр. Күзәтү барышында комиссия иминлек буенча берничә кагыйдәнең бозу очрагын да ачыкланды. Шул исәптән: хезмәт иминлегенә кертелгән берничә яңа кагыйдәләр буенча, биеклектә эшләгәндә иминлек кагыйдәләре үтәлмәгән. Шомарту машинасы ("болгарка") белән эшләгәндә, эшчеләргә шәхси иминлек өчен әйберләр бирелмәгән, ял итү бүлмәсе санитар халәттә түгел һәм беренче ярдәм күрсәтү аптечкасы тутырылмаган. Тикшерү вакытында эш урынында үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында инструктаж журналы тутырылмаган. Имин эш кагыйдәләре турында белемнәр бәяләнмәгән.

    - Хезмәт иминлеге тулысынча үтәлергә тиеш, - дип билгеләде координацион совет рәисе - районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Теләсә нинди, хәтта вак төякне игътибарга алмау аркасында - җәрәхәтләр булырга һәм эшчеләрне эшсез калдырырга мөмкин.

    Барлык кагыйдәләрне бозу очраклары координацион совет утырышында берәмтекләп тикшерелде.

    Нәтиҗәдә "Стройкомлекс" директоры Рөстәм Сәгдиевне барлык кагыйдәләрне бозу очракларын истә тотып барысын да җайларга, Дәүләттә кабул ителгән норматив-хокук актларына туры китереп хезмәт иминлеге буенча эшләр узыдырырга карар кылынды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: