Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тынычлык һәм килешү – Татарстанның үсеш нигезе

    Узган атнада Татарстанда ике көнлек эш сәфәре белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл булып китте. Патриарх Татарстанны милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданнарның килешеп яшәү территориясе дип аерым ассызыклады. Татарстан һәрвакыт барлык милләтләр арасындагы яхшы күршелек һәм үзара аңлашу өлгесе булды. Гасырлардан килгән милләтара һәм конфессияара иминлек, гражданнарның килешеп...

    Узган атнада Татарстанда ике көнлек эш сәфәре белән Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл булып китте. Патриарх Татарстанны милләтара һәм конфессияара тынычлык һәм гражданнарның килешеп яшәү территориясе дип аерым ассызыклады.

    Татарстан һәрвакыт барлык милләтләр арасындагы яхшы күршелек һәм үзара аңлашу өлгесе булды. Гасырлардан килгән милләтара һәм конфессияара иминлек, гражданнарның килешеп яшәве, бер-береңнең диненә, мәдәниятенә һәм йолаларына ихтирам - республиканың заманча үсеш нигезе.
    Безнең күп милләтле районыбыз да шундый мөнәсәбәтләрнең үрнәге булып тора. Без милли бәйрәмнәрнең район дәрәҗәсендә билгеләп үтелүен шулай тиешле дип кабул итәбез.
    Район үзәгендә һәм авылларда татарның Сабантуен, чуаш халкының Уявын һәм рус Троица күңел ачуларын үткәрү күркәм гадәткә әверелде. Һәр көнне Аксубай өстенә - азан, ял һәм бәйрәм көннәрендә чаң тавышы тарала.
    Күп гасырлык мәдәни һәм рухи мираска сакчыл караш, традицион рухи кыйммәтләргә таяну - Татарстанга хас сыйфатлар. Республика гасырлар буена төрле милләт халыкларын үзенә сыендырган күп милләтле йорт булып торган. Татарстанда мөселман һәм христиан мәдәниятенең энҗе бөртекләре булган төзелеш сәнгатьләре - дин тотучылар өчен изге урыннар бихисап. Чиркәү һәм мәчетләрне торгызу - җитәкчеләрнең аерым игътибарында. 1932 елда шартлатылган Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгарда Ислам академиясен төзү - моның бер ачык мисалы.
    Узган елның ноябрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, мөселманнар һәм православие христианнарына карата бертигез хөрмәт күрсәтелүен тагын бер кат ассызыклап, боерыкка кул куйды.
    Ноябрь ае безнең район өчен дә истәлекле - район мөхтәсибәте һәм Феодосий Тотемский приход чиркәве башлыгы арасында конфессияара һәм диниара мөнәсәбәтләр турында килешү төзелде. Районның православие һәм ислам оешмалары арасындагы мөнәсәбәт, райондагы дини оешмалар арасындагы кебек, дустанә.
    -Россиядә 140 тан артык милләт халкы яши, без, мөселман булсынмы ул, православие кешесеме, башкаларның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәт итү өчен үзебезнең динебезне белергә тиеш, - дип әйтте Аксубай районы протоирее Александр Качаев. Бу күз алдында, чөнки барлык массакүләм чаралар, бөтен социаль проектлар районның дин башлыклары катнашында гамәлгә аша. Өстәвенә, аларны тормышка ашыруда чиркәүләргә - мөселманнар, мәчетләргә православие динен тотучылар ярдәм күрсәтә.
    2014 елда Аксубайның Феодосий Тотемский чиркәвен аруландырырга килгән Казан һәм Татарстан Митрополиты Анастасий хәйрия ярдәме күрсәтүчеләргә Казан Епархиясеннән бүләкләр - Чиркәү ордены һәм Блогочиниенең Рәхмәт хатларын тапшырды һәм православие чиркәүләрен торгызуда бу дин кешеләре генә түгел, башка диндәгеләрнең дә булышлык күрсәтүе Татарстан һәм Аксубай җирендә халыклар дуслыгын һәм бердәмлеген тагын бер кат исбатлый, дип билгеләп үтте.
    21 май - Идел Болгарстанында ислам дине рәсми кабул ителгән көндә академия төзеләчәк урынга нигез ташы салынды. Аны Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгында төзергә планлаштыралар. 21 июль - Казан Изге Ана иконасы табылган көндә Казанда Казан Изге Ана иконасы табылган урында собор төзелешенә нигез ташы салу тантанасы үтте. Тантанада төрле милләттән һәм диннән булган меңләгән кеше катнашты.
    - Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу белән беррәттән Болгар Ислам академиясе төзелеше дә алып барыла. Бу Татарстанда алып барылган диниара һәм милләтара тынычлык һәм килешүнең, конструктив дәүләт дини аралашуны үстерүнең якты мисалы, - дип билгеләп үтте Патриарх белән очрашуда Президент Рөстәм Миңнеханов.
    - Татарстанда шундый традицион якын килү: православие һәм мөселман гыйбадәтханәләрен торгызу буенча эшләр монда даими һәм планлы алып барыла. Республика җитәкчелеге дә конфессияләрнең изге башлангычларын һәрвакыт хупларга әзер. Уйлап карагыз әле: христиан динендәгеләрнең гыйбадәтханәсенә нигез ташы салуда югары мөселман оешмасы әһелләрен кайда күргәнегез бар? Бары тик Россиядә генә. Без үзенчәлекле һәм без шуның белән көчле дә! - дип ассызыклады тантанада Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл.
    Күптән түгел районда, аксубайлыларга Казан Соборын һәм Болгар Ислам академиясе проектларын презентацияләгән Татарстан Премьер министры Вәсил Шәйхразиев эш сәфәре белән булып китте. Төрле милләттән һәм диннән булган кешеләр дини объектлар - Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу һәм Болгар Ислам академиясен төзүгә ярдәм итү кирәклегенә бәйле үз фикерләрен әйттеләр. Хәйрия ярдәме күрсәтү, рухи һәм дини мәсьәләләрне җәмәгатьчелек күләмендә хәл итү үрнәгендә яшь буынның да яхшы тәрбия алуын билгеләп үттеләр.
    - Әгәр дә моны бала күңеленә сабый чактан ук салсаң - ул шуның белән үсәчәк. Дин - ул тәрбия, тормыш рәвеше. Дин йолалары аша кеше нәрсә ярый, нәрсә ярамавын күзаллый, нәрсә турында сөйләргә, нинди гамәлләргә кылырга кирәклеге хакында уйлана, - дип билгеләп үтә Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров. - Бу шәфкатьлелек, яхшы күршелек, кешеләргә ихтирамлы мөнәсәбәт. Шунысы куанычлы, балаларда милли мәдәнияткә булган мәхәббәт кече яшьтән үк тәрбияләнә. Казанның балалар бакчалары Россиядә ике телне дә яхшы белгән бакчалар буларак танылды. Безнең районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына да шундый исемне бирергә була. Һәр төркемдә - төрле милләт балалары. Белем бирү программасы кысаларында сабыйларны рус милли фольклоры белән дә, татар шагыйрьләре иҗаты белән дә таныштыралар, икенче дәүләт теленә дә өйрәтәләр.
    Бу һәм башка мисаллар республикада һәр халыкның милли үзаңын реализацияләү, Татарстанда яшәүче барлык милләт халкының мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен нинди шартлар тудырылуын ачык күрсәтә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: