Аксубаево
  • Рус Тат
  • ТРның спорт министры Аксубайда яшәүче Социалистик хезмәт героен туган көне белән котлады

    Аксубайның Социаль Хезмәт герое Валентина Сорокина бу көннәрдә үзенең 81 нче туган көнен билгеләп үтте. - 70 нче елларда безнең район бөтен республиканы шаулатты, хәтта Мәскәүдә дә дуңгызчылыктагы казанышлары белән билгеле булды, - дип сөйләде район башлыгы Камил Гилманов, герой әби белән кунакны таныштырып. - Районда үзәк телевидениедән "Восход" совхозының...

    Аксубайның Социаль Хезмәт герое Валентина Сорокина бу көннәрдә үзенең 81 нче туган көнен билгеләп үтте.

    - 70 нче елларда безнең район бөтен республиканы шаулатты, хәтта Мәскәүдә дә дуңгызчылыктагы казанышлары белән билгеле булды, - дип сөйләде район башлыгы Камил Гилманов, герой әби белән кунакны таныштырып. - Районда үзәк телевидениедән "Восход" совхозының дуңгызчылык фермасын һәм әлеге тармактагы казанышларны гына түгел, табигый ки, герой Сорокинаны һәм авыл тормышын төшерергә килгәннәрен әле дә хәтерлим. Совхоз, миллионер булса да, хезмәтне кул белән башкардылар. Ул вакытта Социаль Хезмәт герое Валентина Сорокина кебек гади дуңгыз караучыларның нинди эшләр башкаруларын күз алдына китерәсе генә кала.


    1971 - елда Валентина Сорокина Хезмәт Кызыл Байрагы орденына, 1973 елда Ленин орденына лаек була. 1976 елның 23 декабрендә аңа Социалистик Хезмәт герое исеме бирелә. Геройның тормышы - җиңелләрдән түгел. 16 яшьлек чагында кыз торф эшкәртүдә катнаша, 18 яшеннән - колхозның дуңгызчылык фермасында хезмәт куя. 5 еллык планын 3,5 ел эчендә үти!


    Валентина Васильевна дуңгызчылык фермасындагы хезмәтнең нинди булуы турында искә төшерде - асларына саламны да үзләре түшәгәннәр, тиресне чиләкләр белән ташыганнар, ел дәвамында аякларыннан резин итек төшмәгән, аммиак сулаганнар.

    - Сезнең буын - легендар кешеләр буыны. Бүген безнең арада булганыгыз һәм җитеш тормышта яшәткәнегез өчен рәхмәт сезгә, - дип рәхмәтләрен белдерде республиканың яшь буыны исеменнән Владимир Леонов.

    Кунаклар Валентина Васильевнага чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр тапшырдылар, аның белән бер табын артында тәмле чәй дә эчтеләр хәтта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: