Аксубаево
  • Рус Тат
  • ТРның спорт министры Аксубай районының Бөек Ватан сугышы ветеранын 95 яшьлек юбилее белән котлады

    Яңа Ибрай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфыйк Заһиров 95 яшьлек юбилеен бәйрәм табыны артында якыннары әйләнәсендә генә түгел, министр Владимир Леонов һәм район башлыгы белән бергә билгеләп үтте. Ул 1941 елда сугышка алына. Сугышчыларны Нурлаттан баштан Полецк шәһәренә, аннары Мәскәү янындагы Татищевога окоп казырга җибәрәләр. - 1942 елда...

    Яңа Ибрай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шәфыйк Заһиров 95 яшьлек юбилеен бәйрәм табыны артында якыннары әйләнәсендә генә түгел, министр Владимир Леонов һәм район башлыгы белән бергә билгеләп үтте.

    Ул 1941 елда сугышка алына. Сугышчыларны Нурлаттан баштан Полецк шәһәренә, аннары Мәскәү янындагы Татищевога окоп казырга җибәрәләр.

    - 1942 елда безне "Внуково" аэропортына күчерделәр - монда десант гаскәрләрендә хезмәткә әзерләделәр, партизаннарга ярдәм итәр өчен парашют эшенә өйрәттеләр. 1942 елның 11 августында безнең команданы фронтның алгы линиясе - Сталинград янына озаттылар, - дип искә алды ветеран.

    Сталинград янындагы сугышларда Шәфыйк Заһиров яралана. Туган ягына кайта, аннары хәрби-табиб комиссиясен башта Казанда, аннан соң Мәскәүнең мандат комиссиясендә узып, сәламәтлеге начар булу сәбәпле демобилизацияләнә. I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соң бригадир, исәпкә алучы, хисапчы, ферма, ындыр табагы мөдире булып хезмәт куя. Хатыны белән (ул мәңгелеккә күчкән инде) Шәфыйк Сибгат улы 72 ел бергә гомер кичерәләр, 8 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенгесе көндә ул улы гаиләсендә Кама Аланы шәһәрендә яши, ләкин бәйрәмнәрне һәм төрле чараларны үткәрергә кече ватанына кайта. Аның 50дән артык оныгы һәм оныкчыгы, хәтта бер оныкчыгының баласы да бар.

    Россия Президенты Владимир Путиннан котлау хатын аңа район башлыгы Камил Гилманов укыды. Анда Шәфыйк Сибгат улы "сугыш чорының барлык авырлыкларын лаеклы үтеп, илне торгызуга үзеннән бәя биреп бетергесез өлеш керткән, безгә бүген дә хезмәт иткән ныклы нигез салучы җиңүчеләр һәм хезмәт ияләренең легендар буыны вәкиле" дип язылган.

    Владимир Леонов та ветеранга изге теләкләрен җиткерде: "Сынмаган, сыгылмаганыгыз, тормыш юлын лаеклы үткәнегез өчен рәхмәт Сезгә, Сезнең тормыш юлыгыз, Ватанга мәхәббәтегез, аның язмышына битараф булмавыгыз - безнең өчен, яшьләр өчен лаеклы үрнәк булып тора".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: