Аксубаево
  • Рус Тат
  • Товар сыйфаты – тормыш сыйфаты

    Бөтендөнья сыйфат көнендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең баш белгече Госман Билалов һәм Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов профилактик акция үткәрделәр. Бу дата әйләнә-тирә мохитне, кешенең физик һәм эмоциональ халәтен үз эченә алган тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге проблемага игътибарны юнәлдерү өчен халыкара бәйрәм оештырылды. - Товарлар туры килергә тиешле...

    Бөтендөнья сыйфат көнендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең баш белгече Госман Билалов һәм Роспотребнадзор Идарәсенең баш белгеч-эксперты Андрей Тимирясов профилактик акция үткәрделәр.

    Бу дата әйләнә-тирә мохитне, кешенең физик һәм эмоциональ халәтен үз эченә алган тормыш сыйфаты белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге проблемага игътибарны юнәлдерү өчен халыкара бәйрәм оештырылды.

    - Товарлар туры килергә тиешле беренче критерий - аның кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен имин булуы, икенчесе - кулланучылар көткән тиешле нормаларга, таләпләргә туры килүе, - дип аңлатты Андрей Тимирясов.

    Белгечләр кибет киштәләрендәге товарларның сыйфатын, яраклылык срогын тикшерделәр. Кибеттә үк белешмәләр өстәле оештырылды, мәгълүмати буклетлар таратылды һәм гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эш алып барылды.

    - Европа сыйфат атнасы - барлык кулланучылар өчен дә мөһим вакыйга, - дип ассызыклады Госман Билалов. - Сыйфат - абстракт төшенчә генә түгел, ә безнең район халкының югары тормыш сыйфатын, сәламәтлеген һәм гомер озынлыгын билгеләүче фактор.

    Агымдагы елның 10 аенда товарларның һәм хезмәтләрнең сыйфаты турында 109 мөрәҗәгать кергән. Үткән елда бу сан бераз түбәнрәк иде - 99. Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече хәбәр иткәнчә, күп мөрәҗәгатьләр көнкүреш техникасының начар сыйфатына кагылышлы. Ниндидер сәбәпләр аркасында кулланучыга туры килмәгән сыйфатлы товарларны кире тапшыруга бәйле мөрәҗәгатьләр дә булган.

    Европа сыйфат атнасы дәвам иткән вакытта, махсус "кайнар линия" телефоны эшли - 2-93-21.

    - Начар сыйфатлы товар яки хезмәт проблемасы белән очрашкан кешеләрнең ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлегенә мөрәҗәгать итүләре сорала, - диде Госман Билалов. - Гаризалар планнан тыш тикшерүләр үткәрү өчен нигез булып торачак.

    Шулай ук инспектор мөрәҗәгать итүченең анонимлыгын да гарантияли.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: