Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әҗәтне каплау өчен

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов салымнар буенча әҗәтне консолидар бюджетка түләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә төрендәге чара хөкүмәт йортында үтте. Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының консолидар бюджетына салымнар буенча әҗәт барлыгын кисәтте, шуңа өстәп аның үсеш тенденциясе дә билгеләп үтелә. - Бюджет хисабыннан мохтаҗ гражданнарга ярдәм...

    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов салымнар буенча әҗәтне консолидар бюджетка түләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә үткәрде.


    Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә төрендәге чара хөкүмәт йортында үтте.
    Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының консолидар бюджетына салымнар буенча әҗәт барлыгын кисәтте, шуңа өстәп аның үсеш тенденциясе дә билгеләп үтелә.
    - Бюджет хисабыннан мохтаҗ гражданнарга ярдәм күрсәтелә, юллар төзү һәм ремонтлау, торак пунктларны төзекләндерү, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү мәсьәләләре хәл ителә, - диде Президент, - мәктәпләр һәм балалар бакчалары, башка социаль объектлар эше тәэмин ителә. Бу дәүләт функцияләренең барысын да без киеренке шартларда үтибез.
    Рөстәм Миңнеханов хокук саклау, җирле үзидарә органнарын, тармак министрларын һәм башка ведомстволарны салым буенча әҗәтләрне республиканың консолидар бюджетына кайтаруны тәэмин итүдә актив эшләргә чакырды. "Бурычлыларга карата, гамәлдәге канунга нигезләнеп, барлык чаралар да кулланылырга тиеш, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Татарстан Республикасы Министрлар кабинетына кыска вакыт эчендә салым әҗәтен республиканың консолидар бюджетына ликвидацияләү буенча нәтиҗәле план эшләргә".
    Аксубай районында салым әҗәтен кайтаруны даими күзәтеп торачак ведомствоара комиссия оешкан.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: