Аксубаево
  • Рус Тат
  • Түләүнең электрон төре

    Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталыннан аксубайлылар торган саен күбрәк файдаланалар. Балалар бакчасына түләү, аларга гариза бирү һәм элек тапшырылган гаризалар статусын тикшерү хезмәтләре аерым популярлык алды. Ата-аналарның өчтән бер өлеше мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша гамәлгә ашыра. Хәзер "Электрон белем бирү" сайтында баланы мәктәпкәчә белем бирү...

    Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре порталыннан аксубайлылар торган саен күбрәк файдаланалар.

    Балалар бакчасына түләү, аларга гариза бирү һәм элек тапшырылган гаризалар статусын тикшерү хезмәтләре аерым популярлык алды. Ата-аналарның өчтән бер өлеше мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша гамәлгә ашыра. Хәзер "Электрон белем бирү" сайтында баланы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратка куюның җентекле мәгълүматы һәм шулай ук балалар бакчаларына түләүләрне электрон төрдә гамәлгә ашыруның адымлы инструкциясе урын алган бүлек пәйда булды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: