Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәкъдимнәр алдылар

    Аксубайның ПФР Идарәсендә кадрлар бүлеге хезмәткәрләре һәм бухгалтерлар белән өйрәнү семинары үткәрелде. Идарә җитәкчесе Владимир Тимофеев, "Гражданинның шәхси кабинеты"н алмаштырган "Иминиятләшкән затның шәхси кабинеты"ннан файдаланучылар исәбе көннән-көн арта бара, Аксубай пенсионерларының 50 проценты аның аша пенсия билгеләүгә яки аны алу ысулларын үзгәртүгә гариза бирәләр, дип билгеләп үтте. Идарә белгече Вероника...

    Аксубайның ПФР Идарәсендә кадрлар бүлеге хезмәткәрләре һәм бухгалтерлар белән өйрәнү семинары үткәрелде.

    Идарә җитәкчесе Владимир Тимофеев, "Гражданинның шәхси кабинеты"н алмаштырган "Иминиятләшкән затның шәхси кабинеты"ннан файдаланучылар исәбе көннән-көн арта бара, Аксубай пенсионерларының 50 проценты аның аша пенсия билгеләүгә яки аны алу ысулларын үзгәртүгә гариза бирәләр, дип билгеләп үтте. Идарә белгече Вероника Тихонова бу электрон хезмәттән ничек файдаланырга өйрәтте. Семинарда катнашучылар порталда теркәлү, авырлыклар килеп туганда гамәли тәкъдимнәр алуда катнаштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: