Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тиеннәр саклап, гомереңне кыскартырга мөмкин

    Аксубайда гражданнарның аерым категориясен дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы үтте. Аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров районның җирлек башлыклары катнашында үткәрде. - Бүген аерым категория гражданнарның дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту...

    Аксубайда гражданнарның аерым категориясен дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасы белән тәэмин итү буенча эшче төркем утырышы үтте.

    Аны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров районның җирлек башлыклары катнашында үткәрде.

    - Бүген аерым категория гражданнарның дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарту барлык хезмәт һәм ведомстволарда борчу тудыра. Әгәр дә кеше инвалид итеп танылган икән, ул сәламәтлеген ныгыту өчен дару кулланырга тиеш, - дип аңлатты Сергей Александров. - Шуның белән бергә әнә шундый күренеш күзәтелә! Сырхауның вакытлыча җиңелүенә яки акча алуны өстенрәк күргән, шул акчага үзебез дару сатып алабыз дип, кешеләр дарулар белән льготалар тәэмин итү хезмәтеннән баш тарталар. Чынлыкта исә бөтенләй башкача. Алар арзанлы, файдалы булмаган дару сатып алалар яки препаратларны эчүдән туктыйлар.

    Аксубай район шифаханәсе баш табибе Ратмир Мустафаев билгеләп үткәнчә, рецепт язып бирү һәм чиратлар булдырмау максаты белән льготадан файдаланучылар өчен генә рецепт язып бирү бүлмәсе ачылачак. Гражданнарның аерым категориясен дарулар белән тәэмин итү өлешендә социаль хезмәтләр белән тәэмин итү программасы льготадан файдаланучылар күбрәк булган саен, финанслау югарырак, ә дару препаратлары исемлеге зуррак булачак, дип аңлатты ул. Авыл җирлеге башлыклары кешеләрнең льготага нигезләнеп бирелә торган даруларның кайберләре даруханәләрдә булмый дигән фикерен белдерделәр.

    - Әгәр дә ниндидер препарат даруханәгә кайтмый икән, һәр кеше шәхсән миңа яки урынбасарым Рөстәм Шәрәфетдиновка мөрәҗәгать итә ала, без һәр пациент белән теләсә нинди мәсьәләне аерым тәртиптә караячакбыз. Әлбәттә инде, дару белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итәчәкбез.

    Медицина хезмәткәрләре һәм район җитәкчелеге заяга гына чаң сукмыйлар. Чөнки кайбер аерата да кирәк булган даруларның бәясе, күбрәк очракта онкология, шикәр диабеты белән авыручылар өчен, меңәр яки дистә меңәр сум тәшкил итә. Нәтиҗәдә социаль җыелмадан баш тартып бер мең сумнан кимрәк акча алу инвалид авыруның гаиләсе өчен хәвеф белән тәмамлана ала. Мондый мисаллар бар инде.

    Инвалид, Әфганстан сугышы ветераны онкология авыруыннан җәфа чиксә дә, акчалата түләү алу өчен социаль җыелмадан баш тарта. Әмма сырхау көчәя бара, түзә алмаслык әрнүләрне рөхсәт ителгән наркотик матдә кушылган препарат кына бастыра ала. Социаль пакет җыелмасын бер елдан соң алу мөмкин булганчы, даруларны үзенә сатып алырга туры килә.

    Әнә шундый льготадан баш тартучы тагын бер кешегә 150 мең сумга протез ясарга кирәк була. Авыруның гомеренә куркыныч янамаса да, медицина хезмәткәрләре аңа акчалата түләүдән баш тартып, быел социаль пакет җыелмасыннан дәвалану өчен гариза язарга киңәш итәләр һәм ул шулай эшли дә. Киләсе елның гыйнварында аңа эндопротезлау буенча операция ясалачак. Дару препаратларының льготалы тәэмин ителүдән тагын бер баш тартучы ясалма бөердән (диакиз) файдалану өчен өч ай буена 35 меңәр сум түләргә мәҗбүр була. Хәзер ул программага кире кайта һәм кирәкле процедураны күрше районда бушлай үткәрәчәкләр.

    Шуның белән бергә, районда шикләнүчеләр һәм өстә әйтеп үткәнчә, льготадан баш тартучылар бар әле. Шуңа да, һәр авыл җирлегендә җирлек башлыгы, авыл фельдшеры, җәмәгатьчелек вәкиле кергән эшче төркем төзелә. Алар льготадагы һәр файдаланучының өенә барып, аның сәламәтлеге кинәт какшаганда социаль пакет җыелмасыннан баш тарту нинди мәшәкать китерә алуын аңлаталар.

    - Аңлашыла ки, еллар үткән саен авыручылар кимеми, киресенчә, арта гына бара. Ә инде авыруның тизрәк яки әкренрәк таралуына дарулар тәэсир итә, - дип сөйли районның баш табибе. - Дарулар белән льготалы тәэмин ителүдән баш тарту еш кына авыруның озакка сузылуына яки тагын да куркынычрак - үлемгә китерә ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: