Аксубаево
  • Рус Тат
  • Тәгәрмәчләр өчен штраф салына

    Административ комиссиянең чираттагы утырышында район территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен һәм экология кануннарын бозучыларны тикшерделәр. Чакырылучылар арасында кыш җиткәнчегә кадәр терлекләрен ирекле утлауга чыгарып, авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлекләрен таптауга юл куйган, өе янында металл калдыклары яки чүп-чар өеме җыеп яткан кешеләр, хәтта сәүдә павильоннары эчендә түгел, ә тышкы якта сату иткән өчен...

    Административ комиссиянең чираттагы утырышында район территориясендә төзекләндерү кагыйдәләрен һәм экология кануннарын бозучыларны тикшерделәр.


    Чакырылучылар арасында кыш җиткәнчегә кадәр терлекләрен ирекле утлауга чыгарып, авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүлекләрен таптауга юл куйган, өе янында металл калдыклары яки чүп-чар өеме җыеп яткан кешеләр, хәтта сәүдә павильоннары эчендә түгел, ә тышкы якта сату иткән өчен беркетмәләр төзелгән эшмәкәрләр дә бар иде. Комиссия районга даими килеп торган һәм үз линияләре буенча штрафлар салган экологларның беркетмәләрен дә тикшерде.

    Комиссия алдында җавап тоткан гражданнар аның составына кергән хезмәтләр һәм ведомстволарны, өй янәшәсендәге сыешлык - ул чүп-чар да, металл өеме дә түгел, ә янгынга каршы резерв, гасырлар буена җыелган тәгәрмәчләр өеме - беркемгә дә комачауламый, ә урамда сату "бер генә тапкыр булды", башка беркайчан да кабатланмаячак, дип ышандырырга тырыштылар.

    Комиссия үз сүзендә нык торды: "канунны белмәү җаваплылыктан азат итми".

    -Тиешле булмаган урыннарда сәүдә иткән өчен 1 меңнән 3 мең сумга кадәр штраф салына, - дип шәрехләде административ комиссия секретаре Шәүкәт Нургалиев. - Төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар өчен штраф күләме минималь - ике мең сумнан өч мең ярым сумга кадәр.

    Кагыйдә бозучыларга алтмыш көн эчендә түләү өчен квитанцияләр бирелде. Комиссиягә килмәгәннәрнең дә эшләре каралды - ә бит беркетмәдә дәлил буларак аларның фоторәсемнәре тәкъдим ителгән. Ә комиссия беркетмәләрне алардан башка да тикшерү хокукына ия. Өстәвенә, әгәр кагыйдә бозучы актка урында кул куюдан баш тарта икән, аның урынына ике шаһит имза куя һәм ул административ комиссиягә тапшырыла. Шулай булгач, чүп-чар җыеп яткан, территориядән чыгарылган канализация чокыры яки өй алды территориясен тотып алу максатында (ә бу җирне үз белдегең белән үзләштерү булып санала) казып утыртылган тәгәрмәчләр өчен бирелгән җәзадан качып котылып булмый. Административ комиссия ел әйләнәсе эшли, ә аңа ярдәмгә, шулай ук үз тарафларыннан район гражданнарының хокукларын, мәнфәгатьләрен һәм экологик иминлекне саклау йөкләнгән Роспотребнадзор, башкарма комитет, янгын часте һәм башка хезмәтләр килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: